Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бар яктан да килгәннәр–булганнар, бер дигәннәр...

"Масловский" акционерлык җәмгыятендә булганда баш белгечләрдән һәм җитәкчеләрдән уңган терлекче Галина Михайлова турында бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде.

Ул районыбызның Иванай авылында дөньяга килгән. Үз вакытында Сергей дәдәй белән Анна түти гаиләсендә бер-бер артлы 5 кыз баланың дөньяга аваз салуына әти-әниләренә караганда, күбрәк, мөгаен, колхоз рәисе сөенгәндер. Чөнки гомерләре буена фермада күпләргә үрнәк булып тырыш хезмәт куючы әлеге өлкәннәргә лаеклы алмаш киләчәк бит. Чыннан да бу гаиләдә һәрберсе фермада эшләп зур хезмәт чыныгуы алганнар. Галинаның апалары Агафья белән Александра да озак еллар дәвамында фермада сыер савып үз эшләренең чын остасы булып җитешкәннәр. Галина иң элек Иванайда, аннары Каз.Чаллы мәктәбенә йөреп 8 сыйныфны тәмамлый. Мәктәп елларында ул һәркөнне диярлек әти-әнисе һәм апаларына булыша. Ә инде 8 сыйныфны тәмамлаган елны апасы кияүгә чыгып читкә киткәч ул аның урынына фермага эшкә килә, савым сыерлары төркемен кабул итә. Беренче коймак төерле була дигәндәй, яңа гына хезмәт юлын башлаган яшь кызга да җиңел булмый. Мондый вакытта аңа янәшәсендә эшләүче бай тәҗрибәле савым осталары Мария Якушина, Нина Муткина, Мария Кириллова һәм әлбәттә, инде апалары ярдәмгә килә. Алар аны хезмәт кыенлыклары алдында каушап калмыйча, югары үрләр яуларга өйрәтәләр. Шулай итеп ул әти-әнисе һәм апалары хезмәтен уңышлы дәвам иттереп коллективта үзенең лаеклы урынын табуга ирешә.Ә авылда исә тормыш юлында ышанычлы дустын очратып матур гаилә корып җибәрәләр. Авылда үзгәрешләр башлангач аңа да күрше авылга йөреп эшләве кыенлаша. Ул 1987 елда тормыш иптәше Петр белән килешеп Масловка авылына күчеп килә. Ул елларда хуҗалык җитәкчесе Галина Васильева яшьләрне җылы каршы ала, торак белән тәэмин итә. Аннары инде биредә яхшы сыер савучы, оста бозау караучы булып танылган яшь терлекче гаиләсенә шәһәр тибындагы ике бүлмәле фатир бирәләр. Вакытның тиз үтүен генә күр әле син. Аларның да инде бирегә килеп төпләнүләренә 25 ел вакыт үтеп киткән. Галина Михайлова да үз хезмәтенең чын остасы булып танылган. Бүгенге хуҗалык җитәкчесе Николай Андреевның да бу эш сөючән гаиләгә хөрмәте зур. Мактамаслык та түгел бит үзләрен, бар яктан да килгәннәр, булганнар. Галина хезмәттәше Резидә Шәрипова белән үз кул астындагы бозауларны һәрвакыт югары көрлектә озаталар, 200 башка якын бозау тәрбияләп, аларның һәркайсыннан уртача тәүлегенә шактый югары артым алуга ирешәләр. Уңган бозау караучы әле биредә оста спортчы буларак та билгеле. Язгы Сабантуй бәйрәмнәрендә Галина Михайлова һәр елны диярлек кул көрәштерү буенча җиңү яулый. Бу осталыгын ул районыбызның күрше тирә төбәкләрендә дә күрсәтеп сокландыра. Берничә ел рәттән аның Сабантуйда хатын-кызлар арасында көрәштә катнашып җиңү яулаганы да булды. Галина белән Петр Михайлов гаиләсе дә авылда киләчәккә олы ышаныч баглап тырыш хезмәт белән көн күрә. Күркәм, бердәм гаиләдә алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Дмитрий әле 6 сыйныфта гына укыса да, әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесенә әверелгән. Үз хуҗалыкларында 4 баш терлекне карауда әти-әниләренә булыша ул. Әнә шулай өлкәннәр үрнәгендә улы белән кызын да кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәте серләренә төшендереп үстерә беләләр алар.

Рәсемдә: Галина Михайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев