Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Айдар бу юлы да сынатмады

"Солтан" агрофирмасы елның-елында район халкын сокландырып игенчелектә генә түгел, яшелчәчелектә дә зур уңышларга ирешә.

Биредә быел 200 гектар бәрәңге белән бергә 10 гектар мәйданда кызыл чөгендер үстергәннәр. Әйтергә кирәк, ул өметләрен аклап, олы уңышлар белән сөендергән.
-Без чөгендерне эксперимент рәвешендә үстердек. Уңышы чыннан да югары булды. Аны хуҗалыгыбызның тәҗрибәле механизаторы Айдар Гайниевкә йөкләгән идек. Ышанычыбызны тырыш хезмәте белән аклады ул. Үз вазыйфасын белеп, аны җиренә җиткереп башкарды. Бәрәңге белән чөгендердән быел көтелгәннән дә күбрәк уңыш җыеп алганбыз икән, монда Айдарның да хезмәт өлеше зур,-ди агрофирманың башкарма директоры Тимур Хәмәдияров.
Айдар шушы авылда ишле гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Әмма кайберәүләр кебек иркәләнеп үсми ул. Киресенчә, кечкенәдән абыйлары янәшәсендә авыл хуҗалыгы производствосы серләренә өйрәнеп үсә. Үсмер чагында Бөек Ватан сугышында катнашып, бар гомерен тегермәнче булып башкарган әтисе Фәхретдин абзый кинәт вафат була. Шуңа гаилә йөге әнисе Нәгыймә апа белән Айдар җилкәсенә кала. Абый-апалары үз тормышларын корып төрле якларга таралышкач, малай әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә. Мәктәптә укыган елларында ук механизатор һәм автомобиль йөртүче һөнәрләрен яратып үзләштерүе дә бик ярап куя аңа. Шуңа мәктәпне тәмамлагач хуҗалык эшләре белән мавыгып, хәтта үзенә 20 яшь тулганын да сизми кала. Әллә инде гаиләдә төп туйдыручы буларак аны хәрби хезмәткә алуны кичектереп килгәннәр. Шуңа егет район хәрби комиссариатына барырга була. Озак та үтми аны солдат хезмәтенә озаталар. Ул елларда күпләрне тетрәндергән әфган сугышына эләгә егет. Биредә ул 2 ел да 5 ай вакытын сугышчан машинада таулар арасында, яу кырында үткәрә. Берничә мәртәбә яраланып, югары хөкүмәт бүләгенә дә ия була. "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале һәм күкрәк билгеләре тагып туган авылына кайткач егеткә менә дигән яхшы трактор тапшыралар. Кая кушсалар шунда эшли егет. Трактор белән җир эшкәртә, кирәк булганда автомобиль руле артына да утыра. Ә быел ул хуҗалыкта бәрәңге һәм яшелчә игү звеносын җитәкләгән.
-Техниканы яхшы белүен искә алып без аңа һәрвакыт җаваплы эш йөклибез. Бүген бер үзе ике техника белән идарә итә ул. Яз айларында МТЗ-1221 тракторы белән җир эшкәртеп, иген иксә, буш вакытында "КамАЗ"га күчеп утыра,-ди хуҗалык идарәчесе Рөстәм Мингалиев. Айдар быел бәрәңге һәм кызыл чөгендер ташуда да нәтиҗәле эшли. Шунысын да искәртеп үтик, кырдан ул кайтарган чөгендернең һәркайсын чистартып сортларга бүлүдә монда бер төркем күрше авыл хатын-кызлары эшли. Азык-төлек базарында яхшы сыйфатлы товарың булса, сатып алучылар табылыр, ди җитәкчеләр. Шуңа биредә бәрәңге һәм яшелчәне әрҗәләргә тутырып саклагычта өяләр. Хезмәт темпы һәркөнне югары монда.
хуҗалык алдынгысы Айдар Гайниев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев