Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ипи тәме белән халык күңеленә...

Фәридә бала чагында әнисе Шәмсехәят апаның өйгә хуш исле ипи исе таратып мич алдында кайнашуын күзәтергә яратканлыгын әле дә еш искә төшерә. Аның кебек кабарып пешкән түгәрәк ипи пешерүче осталар, мөгаен, Иске Арыш авылында да сирәк булгандыр кебек тоела аңа. Шуңа әнисенә охшарга тырышып аш-су эшенә өйрәнеп үсә ул. Нәни...

-Булдырасың, кызым, әйдә тырыш. Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен булыр. Күңелеңне биреп эшләсәң, әллә нинди катлаулы булып тоелган хезмәтне дә бик җиңел башкарып чыгарсың,-дигән чаклары аз булмый.
Шулай итеп Фәридә чын ипи пешерү остасына әверелә һәм әнисеннән мирас булып күчкән бу хезмәтне гомерлек һөнәре итеп кабул итә. Дөрес, ул бу һөнәргә урау юллар узып килә. Фәридә дистә еллар элек район кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр конторасында эшли башлый. Бер системада хезмәт куйгач, ипи пешерү комбинатында да еш булырга туры килә аңа. Һәр килүендә биредә эшләүче ипи пешерүче кызларның хезмәтен күреп читтән генә, кызыгып күзәтергә ярата ул. Андый чакларында еш кына әнисенең балалык елларында әзерләгән тәмле пәрәмәчләре күз алдына килеп баса. Ә көннәрнең берендә җитәкчеләре ипи пешерү комбинатына күчәргә тәкъдим ясагач, ул бик теләп риза була. Шул ук вакытта булдыра алырмынмы, ышанычларын аклап булырмы икән, дип икеләнеп тә куя ул. Тәҗрибәле осталар янәшәсендә кыз бик тиз ипи пешерү серләренә өйрәнә. Һәм, ниһаять, хезмәттәшләре арасында кыска гына вакыт эчендә зур абруй, хөрмәт казана.
Ипи пешерү осталары Фәридә Шиһапова белән Фәридә Сабирова.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев