Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Илле ел тракторда

Яңа Арыш авылының данлыклы механизаторы Үзбәк Мусинның трактор штурвалы артына утыруына киләсе ел башында илле ел тула. Аны районыбызда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

Мәктәпне тәмамлагач яхшы укуын һәм эш сөючәнлеген белеп элеккеге колхоз рәисе Фәйзрахман абыйсы Салихов бу егеттән кеше чыгачак дип, аны фермага хисапчы итеп билгели. Ә инде анда төп эшеннән буш вакытларында трактор янында еш бөтерелүен күргәч, хуҗалык җитәкчесе аңа барлык ферма эшчәннәре каршысында Т-4 тракторы ачкычын тапшыра. Бу 1963 елның февраль ае була. 40 градуслы салкын көнне ул шактый озак азаплангач кына тракторын кабызып эшкә керешә. Шушы көннән башлап ул колхоз рәисе һәм авылдашлары тарафынанн күрсәтелгән ышанычны аклау өчен бар күңелен биреп, тырышып эшли башлый. Кулында авыл хуҗалыгы техникалары белән идарә итү хокукын биргән таныклыгы булмаса да, егет үз эшен ихлас күңеленнән башкара. Белем дәрәҗәсен күтәрергә дә өлгерә. Төрле маркадагы тракторларда эшләп тәҗрибәсен арттыра, районкүләм сабанчылар конкурсында катнашырга әзерләнеп йөри ул. Менә, ниһаять, бу көткән көн дә килеп җитә. Район механизаторлары арасында оештырылган бу конкурста Үзбәк Мусин уңышлы чыгыш ясый һәм барысын да сокландырып беренче урынны яулый. Шуннан соң да мондый бәйгеләр еш кабатланып тора.
Ә менә 1991 елның җәе аның өчен тагын да олырак сөенечләр алып килә. Ул районыбыз данын яклап күрше Питрәч районының бер хуҗалыгында сабанчылар конкурсында җиңеп чыгып республика авыл хуҗалыгы министры кулыннан Диплом һәм кыйммәтле бүләк алуга ирешә. Шуннан соң да әле ул төрле елларда тагын 8 мәртәбә мондый мәртәбәле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулый. Ә эштә ул бервакытта да мин беренчелекне алам дип йөрми, хезмәтен яратып, күңеле белән башкара. Шунысы сөенечле, районыбыз һәм хуҗалык җитәкчеләре хезмәт кешесенә тиешле бәя бирә беләләр бездә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Үзбәк Мусин да "Хезмәт даны" орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исемен дә лаеклы йөртә ул. Инде менә 3 ел лаеклы ялда булса да, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр аны әле үз араларыннан җибәрәселәре килми.
-Бүгенгесе көнне заманча, яңа чит ил тракторында ул күп кенә яшьләребезгә җирне ничек итеп сыйфат белән эшкәртергә кирәклеген күрсәтә һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан һәрчак сакчыл, оста итеп файдалана. Шуңа хуҗалыгыбызда ул күпләргә үрнәк һәм өлге булып тора,-ди "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Рәис Гафуров.
Хезмәтендәге уңышлары һәм җиңүләре өчен барыннан да бигрәк ул тормыш иптәше Рузиләгә бурычлы. Алар 40 елга якын уртак уй-фикердә ике кыз белән бер малай тәрбияләп үстереп, һәркайсына яхшы белем алырга, үз гаиләләрен корырга булышканнар. Шунысы куанычлы, балалары да бүген әти-әниләре кебек үз эшләренең чын осталары.
Рәсемдә: Үзбәк Мусин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X