Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Зәйтүнә апа Сафина: ир-егет һөнәрен сайлап 20 ел токарь булып эшләгән ул

Ана назын, җылылыгын сыйдырган бу йомшак куллар кайчандыр тимерне учларында уйнаткан, махсус станокта детальләр ясаган, хезмәттә күркәм үрләр яулаган. Бүген исә "Өмет" татар фольклоры ансамбле солисты буларак тамашачыга танылган Зәйтүнә апа Сафинаның нәкъ менә ир-егетләр һөнәрен сайлап 20 ел токарь, слесарь хезмәтләрен башкаруын әле күпләр белмидәдер.

Якыннан танышу ниятеннән, Хәйдәр абый белән Зәйтүнә апа яшәгән йортка килдем. Урам яктан ук пөхтәлеге белән күзгә ташланган өй мине бакча тулы чәчәкләре белән каршы алды. Көз гүзәллеген үзенә сыйдырган салкынга бирешмәүче аллы-гөлле чәчәкләр хуҗабикәнең табигый матурлыкны яратканлыгын күрсәтсә, йортның нык, төзек булуы хуҗаның алтын куллы икәнлеген искәртә кебек.

Ире Хәйдәр абыйның эштән кайтуын көткән Зәйтүнә апа өйгә тәмле таба ашлары исе чыгарырга да өлгергән. Баскан токмач кәстрүлгә керергә әзерләнсә, гөбәдияләр инде өстәлгә үк куелган.

Фәрвәз Каюмова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев