Үзең тапкан бәхет кадерлерәк була ул
Бикчураево, икенче төрле әйтсәк Чураш авылы әллә ни зурлардан саналмый. Бүгенге көндә 72 хуҗалыгы, 220 халкы бар. Тик, кечкенә дә төш кенә, дигән халык әйтеме алар өчен яңгырый кебек. 72 хуҗалыкта 60 тан артык савым сыер асрала. Мөгезле эре терлек саны берничә йөзләп. Авылда 15-18 әр эре терлек малы тотучылар...
Зур гына авылларда мәктәпләр ябылган мәлдә, биредә 28 бала мәктәптә укый. Авылда быел гына 8 өй туе үткәрергә җыенып йөриләр. Башлангыч мәктәп эшли, мәчеткә җомга көннәрендә 18-20 кеше намазга җыела. Узган ел асфальт юл керде. Мәдәният йорты ачылды. Быел исә чурашлылар заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктлы булдылар. Кыскачарак оештырып җөмләгәндә авыл бүген тулы канлы тормыш белән яши. Сүз дә юк, шушы дәрәҗә яшәешләре өчен бу авыл халкы "Гаяновлар"га олы бурычлы вә рәхмәтле кала. Ленар Гаянов-бу исем төбәкнең шәхесе буларак авыл тарихына теркәлгән дисәк, һич кенә ялгыш булмас. Эшмәкәрлектә кәсеп күрүче әлеге егет балачагын гына биредә әбисе-бабасы янәшәсендә үткәргән булуына карамастан, авыл өчен зур күләмле эшләр башкарган. Мохтаҗ гаиләгә өй салудан башлаган изге гамәлләре инде бихисап аның. Мәдәният үзәге, мәчет, чишмә, юллар, тагын әллә ни чаклы "миллионнар" сорый торган объектларны торгызуда тыйнак кына үзенең саллы өлешен керткән ул. Әйе, һаман авылны яшәтү, яшәртү өчен дигән күп кенә канатлы уйларда янып йөри икән. Менә шулай, Чураш бүген кайберәүләр өчен кул җитмәс биеклек, халкы өчен горурланырлык төбәк. Эшләре дә, ашлары бар. Берсеннән-берсе заманчарак, зиннәтлерәк төзелгән йортлар, дистә метрларга сузылган каралты-куралы хуҗалыклар, капка төбендәге җиңел машиналар, утарларындагы авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма агрегатлары, дистәләгән мал-туары, кош-корты - болар барысы авылның дәрәҗә этикеты булып торалар. Без бу көнне авылның ике йортына тукталдык. Язмабыз шулар хакында булыр.
Вазыйх Фатыйхов,
Гөлназ Зарипова.
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев