Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Заман рухы кысаларында

Яңа Арыш авылы кешеләре тирә-юньдә күпләргә өлге булып торалар. Һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Монда инде ике катлы йортлар җиткезү гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Әйе, тырыш, булган халык кына шулай үз дигәненә ирешә. Алар тырыш хезмәтләре белән көн күрәләр. Рәмзил Әхмәтвәлиев тә шундыйларның берсе. Ул тормышта үз кәсебен тапкан. Әти-әнисе, туганнарының пай җирләрен алып, аны рәсмиләштерә башлаган. Үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыерлар асрауга алынган. Тормыш иптәше Венера да эштән курка торганнардан түгел. Хуҗалыкта сыер савучы булып эшли ул. Бу эшне уңышлы дәвам иттерә. Бүген аларның шәхси хуҗалыгында 10 баш савым сыеры бар. Кышын-җәен җитештергән продукцияне кая куярга дип баш ватмый егет. Авылдашларыннан сөт җыю эшенә алына. Ә инде киләчәктә ул үзенең гаилә фермасын ачу турында уйлана. Ә нигә эшләмәскә? Нинди генә чорда яшәсәк тә сөткә сорау бервакытта да бетмәячәк. Моның өчен артык зур чыгымнар да кирәкми. Үз пай җирләрендә кыш чыгарга җитәрлек ашлык һәм печән үстереп алырга мөмкин. Бүген үк инде аның ике кышка җитәрлек печәне бар. Бер сүз белән әйткәндә егет гаиләсе белән бергәләшеп киләчәктә заман рухында яшәргә исәп итә. Бүгеннән үк кайбер хәстәрлек чаралары да күрә башлаган. Узган ел ЮМЗ тракторы сатып алган. Берничә төр төзелеш материаллары кайтарган. Ә язга чыгып җирләр кипшенү белән Рәмзил йорты янәшәсендә генә 35 метрга 10 метр зурлыгында ферма төзелешенә керешергә уйлый. Шулай итеп ул 50 баш савым сыерына исәпләнгән үз фермасын булдырырга хыяллана. Әлегә анда икәү эшләсәләр, киләчәктә балаларына да үз янәшәләрендә хезмәт чыныгуы алып үсү мөмкинлеге туачак. Гаиләләрендә алар бүген 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызы бишенче, улы икенче сыйныфта укый. Бер сүз белән әйткәндә, Әхмәтвәлиевләрнең авылда күпләрне сокландырып гөрләтеп эшләр чаклары алда әле.
Рәсемдә: Рәмзил Әхмәтвәлиев кече фермасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев