Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Үз һөнәре остасы

Күркәм бәйрәмебез Сабантуй алдыннан районыбызның барлык социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан Корноухово картлар йортында палата хезмәткәре булып эшләүче Зөлфия Канәфиева ТР хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зөлфия коллективка агротехник көллиятендә укып усадьба хуҗабикәсе белгечелеге алгач эшкә килгән. 15 ел инде ул үз хезмәтен яратып, аны намус белән башкара. Мөлаем йөзле бу шәфкатьле хезмәткәрне һәркем ярата. Коллективта да аның абруе зур. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, картлар йортында бүген 40 әби һәм бабай тәрбияләнә.

Рәсемдә: З. Канәфиева
картлар йорты директоры Р. Сатдинова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работники социальной сферы