Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Үз кыйбласына тугры яшәү

Кеше бу дөньяга яшәргә дип туа. Яшәүне кем ничек аңлый бит. Берәүләр гаилә корып балалар үстерә, дөнья көтә. Кайберәүләр алдына куйган максатына ирешергә омтыла. Кемнәрдер бөтен көчен хезмәтенә бирә, олы җиңүләргә ирешә. Ә икенче берәүләр изге гамәлләр кылудан, тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузудан тәм - ләззәт табып яши. Сүзем-югарыда саналган барлык...

Кеше бу дөньяга яшәргә дип туа. Яшәүне кем ничек аңлый бит. Берәүләр гаилә корып балалар үстерә, дөнья көтә. Кайберәүләр алдына куйган максатына ирешергә омтыла. Кемнәрдер бөтен көчен хезмәтенә бирә, олы җиңүләргә ирешә. Ә икенче берәүләр изге гамәлләр кылудан, тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузудан тәм - ләззәт табып яши. Сүзем-югарыда саналган барлык күркәм гадәтләрне үзендә булдырган Югары Ырга авылында гомер кичерүче, 33 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт итүче Нуриева Гөлчирә Хатыйп кызы турында. Гомер йомгагын сүтеп карыйк әле.

Хатыйп абый белән Галимә апа гаиләсендә дүртенче бала булып, чем-кара күзле, бөдрә чәчле кыз бала дөньяга килә. Әти- әни кызларына Гөлчирә исемен кушалар. Хезмәт сөюче, тырыш, акыллы әти-әни, абый-апалары янында үскән кыз бала бик иртә кул арасына керә башлый. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Ут бөрчәседәй Гөлчирә барысына да өлгерә:әти-әнисенә дә булыша, спорт белән дә шөгыльләнә, өлкәннәргә дә теләп ярдәм итә.

Мәктәптә дә үзен тырыш, уңган ,булган ,сәләтле укучы итеп таныта. "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укый. Башта Югары Ырга мәктәбендә сигезьеллык, аннары Олы Солтан мәктәбендә урта белем ала. Фәнни олимпиадаларда, призлы урыннар яулап, белемле булуын исбатласа, район буенча үткәрелгән спорт ярышларында мәктәп данын яклый.

Кешеләргә игелек кылырга, тирә-юньгә изгелек орлыклары чәчәргә яраткан кыз Казан дәүләт педагогия институтына юл ала. Физика - математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайта . Тирән белемле, киң эрудицияле, спортсмен кызны укучылар беренче көннән үк үз итәләр, яраталар. Балаларны һәм эшен сөюче сәләтле укытучы тиз арада ата-аналар арасында да зур ихтирам казана. Эшләү дәверендә Гөлчирә Хатыйповна һәрвакыт профессиональ әзерлеген күтәрү өстендә эшли. Һәр дәрескә ныклап әзерләнә, балаларга белемне, алдынгы информацион технологияләр кулланып, кызыклы һәм аңлаешлы итеп бирә. Зур җәмәгать эшләре алып бара, югары үрләр яулый.

Тырышлыгын, уңган-булганлыгын, сәләтен күреп, Гөлчирә Нуриева укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Ул бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләренең төп ярдәмчесенә, сердәшчесенә әйләнә. 8 ел директор урынбасары булып эшләгән Гөлчирә Нуриева озакламый туган мәктәбенәдә директор итеп билгеләнә. Менә 15 ел инде ул бу үтә дә җаваплы эшне башкара. Күңелендәге мәхәббәтен, яратуын балаларга бирсә, бар көчен, тырышлыгын мәктәптәге хезмәт шартларын яхшыртуга, укыту-тәрбия өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүгәбирә ул. Һәрбер эш зур осталык белән, яхшы итеп оештырылган мәктәптә. Балалар өчен тудырылган уңайлыкларны күреп, хәйраннар калырлык: һәр җирдә пөхтәлек, тәртип. Укучылар белән берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле сыйныфтан тыш чаралар, бәйгеләр, атналыклар үткәрелә. Район, республика, федераль конкурсларда укучылар да, укытучылар да теләп катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Йокысыз төннәр аша килгән хезмәт җимешенең күркәм нәтиҗәсе бу. Ирешкән уңышларның асылында тынгысыз җитәкче Гөлчирә Хатыйповнаның иҗади эзләнүчән тырышлыгы ята. Мәктәпкә иң беренче булып килә ул. Тәрәзәләрдә утлар кабынгач кына, иң соңгы кеше булып кайтып китә. Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре белән дә алтын урталыкны табып эшли ул. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин бит. Кемдер кинәт авырып китә, кемгәдер ашыгыч эш белән бик тиз китәргә кирәк. Гөлчирә Хатыйповна нинди генә сорау - гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, килеп туган проблеманы

уңай хәл итәргә тырыша. Күңеле игелек, изгелек белән тулы җитәкченең. Өлкән яшьтәге авылдашларының хәлен белергә дә вакыт таба ул. Хуҗалык эшләрендә аларга ярдәм кирәк булганда, шәхсән үзе дә, укучылар белән дә теләп булыша.

Гөлчирә Хатыйповнаның йокысыз төннәре, мәшәкатьле көннәр аша килгән тырыш хезмәте "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе һәм бик күп грамоталар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Уңышларга ирешүдә гаиләсенең дә өлеше зур. Тормыш иптәше Миннехан белән, күпләргә үрнәк булып, бик матур гомер кичерәләр. Уллары Илһам һәм кызлары Гөлшатны инсафлы, үзләре кебек хезмәт сөючән, акыллы, тәртипле итеп тәрбияләп үстерделәр. Балаларының инде үз тормышлары. Алма агачынан ерак төшмәгән кебек, оныклары Ралинә дә, дәү әнисе белән дәү әтисен сөендереп, бик тырыш, сәләтле бала булып усеп килә. Менә шулай бәхетле ана, сөекле ир хатыны, кадерле дәү әни булып, мөгаллимлек һәм җитәкчелек эшендә югары иҗади уңышларга ирешеп, үзе ярган туры юлдан читкә тайпылмыйча һаман алга бара ул.

Нуридә Нәбиуллина,

профсоюз комитеты рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев