Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Үз эшенең остасы

Язмыш дигәнең кешене кайларда гына йөртми. Шушы көннәрдә генә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Наилә Сабир кызы Сибгатуллина гомерен Котлы-Бөкәш авылында үткәрермен дип уйламагандыр. Тумышы белән Кайбыч якларыннан ул. Мәктәпне тәмамлагач Наилә Сабировна Казан Дәүләт Педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә. Укыганда ук Котлы-Бөкәш егете Фәрит белән дуслашып китәләр....

Язмыш дигәнең кешене кайларда гына йөртми. Шушы көннәрдә генә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Наилә Сабир кызы Сибгатуллина гомерен Котлы-Бөкәш авылында үткәрермен дип уйламагандыр. Тумышы белән Кайбыч якларыннан ул. Мәктәпне тәмамлагач Наилә Сабировна Казан Дәүләт Педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә. Укыганда ук Котлы-Бөкәш егете Фәрит белән дуслашып китәләр. Укуны тәмамлагач Чүпрәле районында 3 ел, Буа районында ярты гына ел эшләп кала. 1982 елда Фәрит абый белән гаилә корып Котлы-Бөкәш авылында төп нигездә яши башлыйлар. Кайната белән җылы мөнәсәбәттә, бер-берсен аңлап яшиләр. Бер-бер артлы ул һәм кыз устерәләр, аларга югары белем бирәләр.
Үз эшенә мөкиббән киткән, бөтен җан җылысын балаларга бирүче укытучы ул.
34 елга сузылган хезмәт юлында күпме балаларга математика фәненә мәхәббәт уятты икән?! "Авыр булса да, әлеге һөнәргә булган мәхәббәтем көннән-көн арта бара. Каникул вакытларында да укучыларымны юксынам",-ди Наилә Сабировна.
Үз эшеннән бик канәгать ул бүгенге көндә. Аның укучылары олимпиадаларда, конкурсларда сынатмыйлар. Узган елгы чыгарылыш укучыларының БДИ нәтиҗәләре хәтта республика нәтиҗәләреннән югарырак иде. Шуңа да үзенең 34 ел мәктәптә эшләве дәверендә укучыларыннан, әти-әниләрдән рәхмәт сүзләрен бик күп ишетергә туры килде аңа.
Бүгенгесе көндә гөлбакчага күмелгән йортларында Фәрит абый белән тигезлектә балаларына, оныкларының шат авазына сөенеп яшиләр.
Юбилеең котлы булсын, бәхеткә күмелеп, саулыкта-тазалыкта, тигезлектә яшәргә язсын , Наилә Сабировна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X