Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ышанычны гамәлләре белән раслый

Альберт Бәдретдинов үсмер чакларында ук әтисе Габделхак абзый янәшәсендә. Комбайны ярдәмчесе буларак урып-җыюда катнаша. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, кая барырга, нинди һөнәр сайларга, дигән уй борчымый аны. Район үзәгендәге техник училищега юл тота ул. Альберт бүген "Кама" хуҗалыгының иң яхшы, әйдәүче механизаторларының берсе. Берничә ел инде ул "МТЗ-1221" тракторы белән кыр...

Альберт Бәдретдинов үсмер чакларында ук әтисе Габделхак абзый янәшәсендә. Комбайны ярдәмчесе буларак урып-җыюда катнаша. Шуңа мәктәпне тәмамлагач, кая барырга, нинди һөнәр сайларга, дигән уй борчымый аны. Район үзәгендәге техник училищега юл тота ул.
Альберт бүген "Кама" хуҗалыгының иң яхшы, әйдәүче механизаторларының берсе. Берничә ел инде ул "МТЗ-1221" тракторы белән кыр эшләрендә катнаша. Быел исә аны язгы чәчүдә иң җаваплы участокка беркеткәннәр.
Хуҗалыкның машина-трактор паркында эшләүчеләрдән дә Альберт Бәдретдинов хакында җылы сүзләр генә ишетергә туры килде. Кыш айларында ул техникаларны көйләп, сафка бастыруда катнашкан. Кирәк вакытта "КамАЗ" автомашинасына утырып ерак юлга чыгучы да ул булган. Бер сүз белән генә әйткәндә, "Кама" агрофирмасының "универсалы" ул. Идрис АМЕТОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев