Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әйдаманнар үрнәк күрсәтә

"Логос" хуҗалыгыннан Илдар Сәхипов белән Фәрит Гарәфетдиновның "Джон-Дир" тракторы белән чәчүдә алгы сафларда барулары хакында мәгълүмати идем. "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчеләре исеменнән Ринат Камилов та безгә сөенечле хәбәрләр җиткерде. -Бу механизаторлар басуда да елның-елында күпләргә үрнәк булып торалар. Шәхси хуҗалыкларында да алар барлык авылдашларын сокландырырлык итеп яшиләр. Абзарларын тутырып...

"Логос" хуҗалыгыннан Илдар Сәхипов белән Фәрит Гарәфетдиновның "Джон-Дир" тракторы белән чәчүдә алгы сафларда барулары хакында мәгълүмати идем. "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчеләре исеменнән Ринат Камилов та безгә сөенечле хәбәрләр җиткерде.
-Бу механизаторлар басуда да елның-елында күпләргә үрнәк булып торалар. Шәхси хуҗалыкларында да алар барлык авылдашларын сокландырырлык итеп яшиләр. Абзарларын тутырып терлек асрыйлар. Илдарның хезмәттәше Фәритнең улы Альфред әтисе хезмәтен үз итеп Балык бистәсе агротехник көллиятендә белем ала,-диде ул.
Бу чәчү комплексы язгы кыр эшләре башыннан инде 2000 гектарга якын мәйданда эш башкарырга өлгергән. Алар һәркөнне 180-200 гектарда гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җир куенына иңдерәләр. Бу көннәрдә әлеге экипаж "КамАЗ" юлы буендагы кырларда бодай чәчү белән мәшгуль.
Хуҗалыкның баш агрономы Виктор Гуськов та алар эшенә югары бәя биреп, бу егетләрнең һәркөнне смена нормаларын арттырып үтәүләрен, югары сыйфат белән чәчүләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев