Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Язмыш сынаулары узып

Һәр кешенең тормышы-үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасыныкына охшаган: юлында очраган төрле киртәләрне җимерә-җимерә һаман алга таба ыргыла. 80 яшьлек Нәфисә әби Шиһаповага да тормыш юлында киртә булып яткан бик күп авырлыкларны җиңеп чыгып, алга таба...

Һәр кешенең тормышы-үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасыныкына охшаган: юлында очраган төрле киртәләрне җимерә-җимерә һаман алга таба ыргыла. 80 яшьлек Нәфисә әби Шиһаповага да тормыш юлында киртә булып яткан бик күп авырлыкларны җиңеп чыгып, алга таба атларга туры килә. Ана карынында ук әтисез, яшьтән ирсез өч бала белән калган Нәфисә әбинең тормыш юлы катлаулы да, гыйбрәтле дә.
Ул 1934 елның 29 гыйнварында Түбән Тегермәнлек авылында 6 нчы бала булып дөньяга килә. Әтисе инде ул туганчы ук дөнья куйган була. Әниләре колхоз эшендә йөри, 6 баланы тәрбияли. Һич көтмәгәндә башланган сугыш болай да җиңел булмаган тормышны тагын да катлауландыра. Аларга тамаклары тук булсын өчен бик күп эшләргә туры килә. Иң олы абыйлары Фәйзрахман окоп казырга киткән җиреннән, салкын тиеп гүр иясе була. Буй җиткәч, апаларының берсе Казанга, икенчесе-Мәскәүгә, өченчесе Ташкент шәһәренә китеп, шунда төпләнеп гаилә коралар. Иң күп авырлык Тегермәнлек авылында калган икенче абыйсы Габдрахман җилкәсенә төшә. Нәфисә әби дә туган авылында торып кала. Колхоз эшендә йөри, атлар көтә. Булачак ире Габделбарый белән мәхәббәтләре дә болында ат көткәндә кабына.
"Шулкадәр акыллы, тәртипле иде. Миңа бармак белән дә кагылмады",-дип искә ала ул, сөйгән яры турында хөрмәт белән.
Алар 8 ел очрашып йөргәннән соң гаилә коралар. Кызганычка каршы, беренче балалары туып бер атна торуга ук дөнья куя. Икенче малаен үзе белән колхоз бәрәңгесен чистартырга алып бара торган була. 6 яшьлек балага салкын тиеп, бармагы шешә-озак та тормый үлеп китә. Аннан соң бер-бер артлы ике кыз, бер малай алып кайталар. Инде тормышлар җайланды дигәндә олы кызына 4 яшь, ә төпчекләренә 6 ай вакытта тормыш тоткасы-Габделбарые үлеп китә.
Тик нишлисең, алга таба яшәргә, балаларны кеше итәргә кирәк. Ичмасам, әти-әниләре, каенана-каенаталары да ул вакытта инде үлгән булалар. Берсеннән-берсе кечкенә өч баланы калдырып, көнозын колхоз эшендә йөри, бөтен тормышны үз җилкәсендә сөйри. Тырыша-тырмаша яңа өй салып чыга.
"Габделбарыйның туганнары, бертуган абыем Габдрахман, шулай ук күршеләремнең ярдәме зур булды. Бигрәк тә абыем һәм күрше Минебәдәр апа бик булышты. Мин эштә вакытта Минебәдәр апа балаларга күз-колак булып тора иде, өй салганда эшчеләргә ашарга пешереште... Мин барысы өчен дә рәхмәтле аңа",-ди Нәфисә әби изге күңелле күршесен искә алып.
Сыңар канат белән гаилә алып бару бик авыр шул. Үзең ата да, ана да булырга кирәк. Ашарга пешерү, кер юу, өй җыештыру, носки-бияләү бәйләү кебек тавык та җыеп бетерә алмаслык хатын-кыз эше турына әйтеп тә тормыйм. Нәфисә әбигә бөтен ир-ат эшен дә башкарырга туры килә. Утынны үзе кисә, уфалла арбасы белән берүзе кертеп өя, бәрәңге өлгергәч, бер бакча бәрәңге сабагын берүзе чабып чыга.
Күп авырлыклар күрсә дә, ул хәзерге тормышыннан бик тә канәгать. Хәзерге көндә Нәфисә әби кызы Әлфия белән яши. Гомер көзенә килеп җиткәндә нәсел дәвамчылары-7 оныгы, 3 оныкчыгы да бар. Алар үзләренең бу дөньяга туулары белән белән тормыш тоткасы булып, бик күп авыр хәсрәт күреп тә, сынмаган-сыгылмаган Нәфисә әбигә бурычлы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев