Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Вәсимә Мирзина:яшь буынның сау-сәләмәт булып үсүе өчен тырыша

Вәсимә Бөгелмә медицина училищесында һөнәри белем ала. Аннан аны министрлык юлламасы белән районыбызның Түбән Ырга авылына билгилиләр.

Чит төбәктән килгән шәфкать туташын беренче эш көненнән үк авыл кешеләре үз иттеләр. Авыл клубы янәшәсендәге бер бүлмәдә иртәдән кичкә кадәр авылдашларын кабул итә ул. Төннәрен ашыгыч чакырудан да баш тартмый, чыгып йөгерә. Менә шулай авыл кешеләренең сәламәтлеге дип кайгыртып йөри-йөри, 33 ел вакыт үтеп тә киткән. Хезмәте белән генә түгел, яшәеше белән дә күпләргә үрнәк ул, гаиләсе дә. Тормыш иптәше Миннур белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
-Язмышыма рәхмәтле мин. Эш урынымда суыктан интеккән көннәрем булмады. Авылның эш сөючән ир-артлы һәр елны диярлек фельдшерлык пунктын төзекләндереп тордылар,-ди авыл фельдшеры Вәсимә Мирзина.
Ә бүген исә ул шартлары зур булган "менә дигән" яңа бинада хезмәт куя. Бигрәк тә яшь буынның сау-сәламәт булып үсүе өчен тырыша, өлкәннәрне дә игътибарныннан ташламый. Авыруны башлангыч чорында кисәтү отышлы, диләр бит. Ул да дәвалау курсын профилактик билгеләп, һәрвакыт савыктыру процессын үз күзәтчелегендә тотарга тырыша. Әнә шуңа бүген 120 дән артык клиенты аңа үз итеп:"Яраткан табибыбыз" дип дәшә.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев