Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Уңышларың мул булсын, Таһир!

Югары Тегермәнлек авылының данлыклы механизаторы Таһир Мортазин быел 40 нчы елын урып-җыюда катнаша. Авылда гына түгел күрше тирә төбәкләрдә дә аны белмәүчеләр сирәктер. Күп еллар дәвамында механизатор булып эшләгәнгә генә түгел, хезмәткә кулы ятуы һәм зур осталык белән башкаруы өчен олылыйлар аны.

Авыл хуҗалыгы машиналарына тартылуы аның инде мәктәп елларыннан ук килә. 5 нче сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый ул. Өлешенә тигән көмеше дигәндәй, остазыннан уңа ул. СК-4 комбайнына хуҗалыкның иң алдынгы игенчесе Гаян Галиев янына билгеләнүенә бүген дә сөенә егет. Чөнки күпне күргән бу тәҗрибәле механизаторлардан эш алымнарына өйрәнә. Әллә инде алдан ук булдыруына ышанып, хәтта ул аңа комбайн штурвалын да тапшыра. Иксез-чиксез булып тоелган иген диңгезендә йөзүен егет бүген яшьлегенең иң куанычлы мизгеләре итеп хәтерендә саклый. Менә шунда олы күнекмә алуы аны район үзәгендәге һөнәри уку йортына алып килә дә инде. Дөрес, мәктәпне тәмамлагач та, бара алмый әле ул. Район хәрби комиссариаты аны Мамадышка автомобильчеләр курсына укырга җибәрә. Эш күнекмәләре алуы, тырышып укуы хәрби хезмәттә дә ярап куя аңа. Автомобильчеләр батальонында хезмәт итә ул. Эшенең барлык нечкәлекләренә өйрәнә, әкренләп квалификациясен күтәрүгә дә ирешә. Күп һөнәр остасын туган авылында сөенеп каршы алалар. Ул елларда колхозда яшьләр күп булса да, аның кебек катлаулы эш алымнарын яхшы белеп башкаручылар гына сирәк очрый. Таһир иң элек тракторда эшли, аннары автомашинага утырып ерак юлларга чыгып китүдән дә тартынмый. Ә урып-җыю чорында комбайны белән күкрәп уңган игеннәрне җыеп алуда катнаша. Эшенә җитди, җаваплы каравы һәм һәр операцияне сыйфатлы башкаруы өчен үз итәләр аны күбрәк. Әнә шуңа колхозда чөгендер игү звеносы җитәкчесе итеп тә билгелиләр үзен. Бу исә барлык хезмәтне үзе белеп, аны төгәл, сыйфатлы башкаруга кайтып кала. Көзен инде аның җыеп алган уңышына карап бәя бирәләр. Монда да озак еллар җиңүче булуын авылдашлары әле дә яхшы хәтерлиләрдер. Бер сүз белән әйткәндә нинди эш кушсалар, шуны булдыра. Ел буена тик торуны белмичә гел хезмәттә ул. Менә шуңа аңа хуҗалыкта иң катлаулы эшләрне йөклиләр дә инде. Таһир бүген дә хуҗалыкта яшьләр белән бер дәрәҗәдә алгы сафта атлый. Җитәкчеләре Рәкыйф Гыймадиевтан да аның турында шактый гына мактау сүзләре ишетергә туры килде:
-Таһир безнең универсаль механизатор. Кая кушсаң шуны булдыра ул, кулыннан килмәгән эше юк аның,-ди ул. Әнә быел да язын заманча чәчү комплексында бөртекләрне җир куенына иңдерүдә эшләгән. Аннары "Ягуар" комбайнында яшел масса туратуга алынган. Инде менә көннәр артык коры торганлыктан вакытыннан алда өлгергән игеннәрне суктыруга керешкән. "Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыяте базасында урып-җыюга багышланган район семинарында һәм республика белгечләре катнашында комбайннарның ни дәрәҗәдә эшкә әзер булуын тикшерүчеләр дә Таһир Мортазинның "кыр корабы"на югары бәя биргән иделәр. Әйе, чын мәгънәсендә игенче ул. Эшең уң, уңышларың мул булсын, Таһир!

Рәсемдә: Таһир Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев