Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Уңышлары дәвамлы булсын

Әле 25 яше дә тулмаган Фәнис Гайнетдиновның хуҗалыкта 3 ел рәттән чәчү батыры булып калуы хакындагы хәбәрне шикләнебрәк кабул иттем.

Күпләр сокланырлык бу хезмәт кешесенә гаҗәпләнмәслек тә түгел. Бу яшьтә әле кайбер механизаторлар туфрак әзерләү операциясеннән дә арына алмыйлар. Шулай яшь булуына да карамастан Фәниснең механизаторлык стажы да инде дистә елдан артып китә икән бит. Чөнки бик кечкенәдән ул Яңа Арыш авылында гына түгел, тирә-юньдә даны таралган әтисе Хәйдәр абый янәшәсендә эшкә өйрәнгән. Мәктәптә укулар тәмамланганнан соң машина-трактор паркына барырга гадәтләнгән. Бу вакытларда әтисе янында чуалган бу малайга карап авылның данлыклы игенчеләре бу егеттән менә дигән механизатор чыгачак дияргә яратканнар. Шулай булып чыга да, мәктәптә 6-7 нче сыйныфларда укыганда инде ул мөстәкыйль рәвештә трактор белән идарә итәргә өйрәнә. Ә соңрак хуҗалык җитәкчеләре аны комбайнчы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Ә югары сыйныфларда укыганда ул инде кайбер игенчеләр белән көч сынашып эшләрлек тәҗрибә туплап өлгерә. Әлбәттә, әтисе Хәйдәр ага гына түгел, әнисе Кәшифә апа да улының тырышлыгын күреп сөенә. Ни дисәң дә, биргән тәрбияләре, куйган көчләре бер дә бушка китмәгән икән. Картайган көннәрендә үзләренең эшләрен дәвам иттерүче хезмәт сөючән уллары үсеп килүенә ничек куанмыйсың. Урта мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге һөнәри белем бирү уку йортына бару теләген дә алар хуплап кабул итәләр. Егет уку барышында инде алдан ук күп кенә техника, агрегатларның эшләү рәвеше белән яхшы ук таныш булса да, болар миңа кирәк түгел инде дип кул селтәми, киресенчә күбрәк белергә, технологик таләпләрнең үтәлешенә, заманча яңа техникалар серенә ныклабрак өйрәнә. Шуңа укуын тәмамлап диплом алып кайткан егеткә яхшы, төзек хәлдә булган МТЗ-1221 тракторын тапшыралар. Чөнки аның эштә сынатмаячагын, техниканы карап, саклап йөртүен яхшы беләләр. Шулай итеп егет җиң сызганып эшкә керешә, кая кушсалар шуны башкара. Үз эшен һәрвакыт тел-теш тидермәслек итеп, сыйфатлы башкаруына ышаналар алар. Шуңа Фәнискә катлаулырак операцияләрне йөклиләр. Ә ул исә баш белгечләр күрсәтмәләрен күпне күргән тәҗрибәле тракторчылар кебек ярты сүздән үк аңлый. Шуңа 3-4 елда кыр эшләренә агрегатлардан аннан да яхшырак, нәтиҗәлерәк башкаручы, чәчүдә макталучылар әлегә юк. "Азык-төлек корпорациясе"ндә 3 ел рәттән инде ул чәчү батыры исемен кулыннан ычкындырмый. Быелгы үзенчәлекле язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы егетнең. Үзе эшлиячәк агрегатны инде алдан ук тулы әзерлек хәленә китергән. Бу эштә аңа кыш айларында машина-трактор паркында көйләүче оста булып йөрүче әтисе Хәйдәр ага төпле киңәшләре белән булышкан. Көннәр генә уңышлы килсен. Кызу эш вакытында сәбәпсез тик тормаячак ул. Барысы да инде күптәннән эшкә әзер.


Хуҗалыкта булган көнне җитәкчеләре һәм баш белгечләр генә түгел, Яңа Арыш авыл җирлеге Советы башлыгы Хәлим Зарипов та безгә бу эш сөючән гаилә турында бик күп мактау сүзләре әйтте.


-Фәнис белән Гөлсирен авылыбызда күпләргә үрнәк гаилә. Җир җимертеп эшли дә, авыл халкын сокландырып яши дә беләләр алар. Төп йортта өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәп, кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Фәнис инде бүген үк данлыклы механизатор булып танылды дияргә була. Тормыш иптәше дә үзенә охшаган, тырыш, хуҗалык ашханәсендә хезмәт куя ул. Авыл кешеләреннән алар хакында беркайчан да начар сүзләр ишетә алмассыз. Нәкъ менә алар кебек гаиләләр турында авылыбызның киләчәге дип әйтәләр дә инде,-ди җитәкче.


Моңа өстәп шуны гына әйтәсе килә, егетнең хезмәт уңышлары берүк дәвамлы, гаиләләре нык, таза, ишле булсын иде.


Рәсемдә: хуҗалык алдынгысы Фәнис Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев