Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Урманнары аны сагына

Урман буйларына барып чыкты исә, Асия ханымга үзе утырткан агачлар арасыннан әтисе Вәлимөхәммәт ага килеп чыгар кебек. Килеп чыгар да: "Әйдә, кызым, узган ел утырткан нараткайларның хәлен белеп кайтыйк әле, ничек кышладылар икән",-дип әйтерләр сыман. Урман, табигать дигәндә җаны фида иде шул мәрхүмкәйнең. Өч дистә ел гомерен авыр да, җаваплы...

Урман буйларына барып чыкты исә, Асия ханымга үзе утырткан агачлар арасыннан әтисе Вәлимөхәммәт ага килеп чыгар кебек. Килеп чыгар да: "Әйдә, кызым, узган ел утырткан нараткайларның хәлен белеп кайтыйк әле, ничек кышладылар икән",-дип әйтерләр сыман. Урман, табигать дигәндә җаны фида иде шул мәрхүмкәйнең.
Өч дистә ел гомерен авыр да, җаваплы да урманчы хезмәтенә багышлаган Вәлимөхәммәт Мәннанов. Ул утырткан, күз карасыдай тәрбияләп үстергән агачларның исәбенә чыгармын димә инде син. Әнә, каен кызлары яшел яулыкларын болгыйлар, горур наратлар башларын ияләр. Алар да Вәлимөхәммәт урманчыны хәтерлиләр бугай, хәтерлиләрдер...
1941 елда Вәлимөхәммәт Мәннанов хәләле Бибисара итәгендә өч нарасыен калдырып Ватанны сакларга китә. Калинин фронтында декабрьнең зәмһәрир салкыннарында беренче мәртәбә утка керә ул. Баштан-аяк коралланган фашистка каршы атакага күтәрелү үлемгә тиң була инде. Бик күп сугышчан дусларын югалта якташыбыз. Үзе дә кыска гына вакыт эчендә өч мәртәбә яралана. Соңгысында күкрәген нидер кыздырып үткәнне генә хәтерли солдат. Аннары аңын югалтып кар өстенә егыла. Шунда ятып калган да булыр иде бәлки. Бәхетенә каршы яшь кенә санитар кыз сугыш кырыннан өстерәп алып чыга аны. Соңыннан үзен үлемнән коткарган "фәрештәне" эзләп караса да, таба алмый Вәлимөхәммәт. Горький шәһәрендәге хәрби госпитальдә ярты елдан артык дәвалана ул. Кар өстендә ятып өшегән аяк бармакларын кисәләр. Ә үпкәсенә кадалган снаряд ярчыгын гомере буе күкрәгендә йөртә ветеран. Шул каһәр әледән-әле урыныннан кузгалып сугыш җәһәннәмен хәтерләтеп тора. "Йөрәгеңә бик якын урнашкан" дип, табиблар операция ясаудан баш тарталар.
Култык таяклары белән кайтып төшә Вәлимөхәммәт туган авылы Югары Тегермәнлеккә. Бөтен ил бердәм булып дошманга каршы көрәшкәндә ничек тик ятсын инде. Сызлаулары бераз басылгач, урман каравылчысы булып эшкә урнаша. Култык таякларына таянып көн саен 8 әр чакрым юл йөри ул. Башта Яңа Арыш, Тегермәнлек урманнарын саклый. Аннары Байтирәк, Осиновка урманнарына күчерәләр.Ул елларда Гремячка, Трой-Урай урманнарына, Кама буйларына мәктәп укучылары булышлыгы белән бик күп агачлар утыртыла. 1958 елда Вәлимөхәммәт ага гаиләсе белән Зәңгәр Күл кардонына күченә. Ә лаеклы ялга чыкканчы Саба районының Шәтке урманчылыгында эшли.Ул елларда урманчының эше тавык чүпләп бетергесез була инде. Җәй буе яңа утырткан үсентеләрнең төпләрен йомшартырга, чүп үләннәреннән арындырырга, авыл халкын зелпе кубарырга да, имән чикләве җыярга да оештырырга кирәк.
"Ярты аяк белән шулкадәр йөрүгә ничек түзгәндер. Һәркөнне иртә белән ике аягын да мамык куеп марля белән кат-кат әйбәтләп чорный иде,-дип искә ала Асия ханым. -Әле дә ярый соңрак урманчыларга ат тотарга рөхсәт бирделәр. Үсә төшкәч без балалар да саклаша идек урманнарны". Кайда гына эшләсә дә, халык ихтирамын яулый Вәлимөхәммәт ага. Кеше хәленә керә белгәне, мәрәхәмәтле булганы өчен хөрмәт итәләр урманчыны. Мохтаҗларның йортларны җылыту өчен утын кисүенә дә күз йома ул кайвакыт. Ә үзе язга чыккан саен ут йотып яши инде. "Тикшерү килсә, утырталар инде мине",-ди торган була ул. Аның белән озын калдырып киселгән агач төпләрен кисеп, яндырып йөри идек,-дип искә ала Асия ханым.
7 балалары туа Мәннановларның. Вәлимөхәммәт ага фронттан кайткач тагын 4 балалары дөньяга килә. Балаларны тәрбияләү күбрәк Бибисара апа җилкәсенә төшә инде. Берсеннән-берсе кечкенә балалары булса да, колхоз эшеннән дә калдырмыйлар үзен. "Ана даны" ордены бизи бу фидакарь хатынның күкрәген. Утырткан урманнары бер горурлыгы булса, тәрбияләп үстергән балалары тагын да зуррак горурлыгы Вәлимөхәммәт аганың. Алар барысы да тормышта үз юлларын, үз урыннарын табалар. Хәзер 20 оныклары, 28 оныкчыклары бар Мәннановларның. Аларның күбесен Вәлимөхәммәт аганың күрә алмавы гына үкенечле инде.
Вәлимөхәммәт ага бик дини кеше була. Сугыш мәхшәреннән исән кайткач Аллага ышануы да ныгый. Биш вакыт намазын калдырмый ул. Әнә шул иман ныклыгы бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер дә инде.
Рәсемдә: Вәлимөхәммәт Мәннанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев