Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Уллары әтиләре эзеннән баралар

Яңа Арыш авылында гомер кичергән Илдус абый белән Фәүзия апа бүген сау-сәламәт булсалар сөенеп туя алмаслар иде. Чөнки аларның барлык балалары туган төбәкләрендә күпләрне сокландырырлык итеп хезмәт куялар. Барлык уллары әтиләре хезмәтен үзләренә юлдаш итеп хуҗалыкта эшлиләр. Олы уллары Юныс әнә елның-елында чәчүдә җиңү яулый. Энесе Фәнис тә аннан калышмый....

Яңа Арыш авылында гомер кичергән Илдус абый белән Фәүзия апа бүген сау-сәламәт булсалар сөенеп туя алмаслар иде.


Чөнки аларның барлык балалары туган төбәкләрендә күпләрне сокландырырлык итеп хезмәт куялар. Барлык уллары әтиләре хезмәтен үзләренә юлдаш итеп хуҗалыкта эшлиләр. Олы уллары Юныс әнә елның-елында чәчүдә җиңү яулый. Энесе Фәнис тә аннан калышмый. Соңгы елларда ул урып-җыюда актив катнаша. Район үзәгендә һөнәр училищесын тәмамлап кайтканнан бирле техника иярли ул. Үз вакытында әтисе дә хуҗалыкның данлыклы механизаторы булган. Бүген инде аның эшен уллары дәвам иттерә. Дистә елдан артык инде урып-җыю чорында Фәнис үзенә йөкләнгән комбайннан нәтиҗәле файдаланып югары күрсәткечләргә ирешә. Ә быел исә ул "Акрос 530" комбайнында чит илдә эшләнгән "Лексион" кыр кораблары белән ярышып эшли. Мәктәп елларыннан ярдәмче булып йөргән улы Фаизгә дә аның йогынтысы тигәндер мөгаен. Авылда мәктәпне тәмамлагач ул укуын Казан авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам иттерә. Хуҗалык алдынгысы Фәнис Мөхәммәтрәхимов быелгы уракта бер мең тоннадан артык ашлык суктырып алып район күләмендә алдынгылар рәтендә атлый. Остазы һәм хезмәттәше Рафис Әхматҗановта аннан азга гына калыша. Бер берсе белән ярышып, аяз матур көннең кадерен белеп алар урып-җыюны югалтуларсыз башкарып чыгуда күп көч тырышлык куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X