Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ул тракторын металл өеменнән алып жыйган

Балык бистәсендә туып-үскән Валерий Шелоковның тракторга утырып эшли башлавына быел 38 ел тула.

Ул соңгы елларда Рус Әшнәгендәге фермерлык хуҗалыгында хезмәт куя. Безне биредә аның белән: "Ел әйләнәсе иң җаваплы эш башкаручыбыз",-дип таныштырдылар.
Бер уйлаганда күп еллардан бирле район үзәгендәге предприятиеләрдә эшләп хезмәт чыныгуы алган егетнең шулай кыска гына вакыт эчендә инде оста игенче булып җитешүе гаҗәпләндерми дә.
Язгы кыр эшләре чорында трактор белән туфрак хәзерләү, аннары чәчүдә эшләсә, кыш айларында маллар алдына азык таратуга билгелиләр аны. 150 тракторын ул өч ел элек кенә хуҗалыкның металл ватыклары арасыннан табып алган һәм үз куллары белән җыеп эшли башлаган. Аның заводтан кайтарылуына да быел 30 ел тула икән инде.
Белеп, карап, саклап эшләтсәң техниканың гомерен озайтырга була шул. "Иске яңаны саклый",-дип әйткән тирән мәгънәле сүзләр дә хәтердә яңарды. Валерий да инде күптән гамәлдән чыгарып ташланырга тиешле техник агрегатны көйләп кыр эшләрендә файдалана.
Бүгенгесе көнне ул хезмәттәшләре белән кыр эшләрендә катнашачак техника, агрегатларны да күздән кичерә. Үзенең тракторын инде күптән әзерлек сызыгына куйган. Хәзерге вакытта көнозын терлекләр арасында йөрсә дә, аның күңеле инде язны көтә.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев