Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ул беренчеләр сафында

"Михаил кырга һәрвакыт иң беренче булып килә",-дигән сүзне хезмәттәшләре, җитәкчеләре авызыннан да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бу сүзләр быелгы уракта аеруча уңышлы хезмәт куйган "Логос" җәмгыяте шоферы Михаил Лаврентьев адресына аталып яңгырадылар. Мин биредә булганда аңа бирелгән сыйфатнамәләр, чыннан да, аның тырыш, хезмәт сөючән, намуслы булуын характерладылар. Иңнәрендә 40...

"Михаил кырга һәрвакыт иң беренче булып килә",-дигән сүзне хезмәттәшләре, җитәкчеләре авызыннан да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бу сүзләр быелгы уракта аеруча уңышлы хезмәт куйган "Логос" җәмгыяте шоферы Михаил Лаврентьев адресына аталып яңгырадылар.
Мин биредә булганда аңа бирелгән сыйфатнамәләр, чыннан да, аның тырыш, хезмәт сөючән, намуслы булуын характерладылар. Иңнәрендә 40 ел хезмәт стажы булган Михаил Ильич хезмәттәшләре, коллектив алдында хаклы рәвештә абруй казанган. Пенсия яшендә булуга карамастан, аңа инде 62 яшь, аннан тулы энергия ташып тора, әле шофер урындыгында утыручы күп кенә яшьләргә фора бирергә мөмкин әле ул!
Анатыш авылында туып-үскән егет машина йөртү серләрен ДОСААФта укып үзләштерә. Армия хезмәтен дә хәрби машина руле артында уза. Аннан озак еллар дәвамында ул элекке Черняховский исемендәге колхозда, туган җирендә шофер булып эшли. Бер үк вакытта тракторын да, комбайнын да иярли. Шул еллардан бүгенгечә ул инде үз эшенең чын остасына әйләнә. "Логос"та исә өченче елын хезмәт куя. Иң мөһиме, кайда гына эшләмәсен, Михаил җаваплылык тоеп эшли.
-Биредә аеруча хезмәтне оештыру югары биеклектә, һәркем эшен белеп, җиренә җиткереп башкара, хезмәтчәннәр, җитәкчеләр белән аңлашу бар, хезмәт хакы да яхшы,-ди ул.
-Михаил Ильич өлкән буыннар чыныгуы алган намуслы хезмәт кешесе. Шуңа күрә үзенә йөкләнгән эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкару аның өчен әллә ни кыенга туры килми. Көндәлек уңышлы хезмәте Лаврентьев өчен гадәти санала,-ди хуҗалыкның агрономы Виктор Гуськов.
Быелгы елда да логослыларда уңыш начар түгел. Елның кырыслыгына карамастан арпаның кайбер участоклары 35 әр центнер тәшкил иткән. Бодайның гектар уңышы 25 әр центнер булган. Быел мондый уңышка ирешүчеләр бик аздыр. "Логос"ның чәчү мәйданын исәпләгәндә аеруча. Шуңадыр да, дүрт "Лексион" һәм ике "Нью Холланд" ике сменада туктаусыз рапс, арпа, бодайны җыеп алу белән мәшгульләр. Ә суктырылган ашлыкны өч "КамАЗ" тагылма арбалар белән амбарларга ташып торалар. Монда исә үзәктә хезмәттәшләре Анатолий Кузнечиков белән Абдулхәбир Сабиров янәшәсендә Михаил Лаврентьев та хезмәт куя. Бүгенге көнгә ул үзенең "КамАЗ"ында инде 3000 тоннадан артык икмәк ташыган. Дөрес, янәшәдәгеләр дә аннан калышмый. Әмма, әлегә ул беренче!

Рәсемдә: Михаил Лаврентьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев