Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ул авылын үз итте

Чираттагы бер җыелышта муниципаль район башлыгы авылны яшәтү, халыкны эш урыны белән тәэмин итүдә гаилә фермалары ачуның әһәмияте зур дигән иде.

Бу яңалык районыбызда да киң кулланыш тапты. Хөкүмәт һәм район җитәкчелеге ярдәме белән бүген 20 гаилә фермасы уңышлы эшли. Авыл кешесе шулай бит инде ул, баштагы мәлдә һәрвакыт яңалыкка шикләнеп карый. Ә инде эш җайлаша башлагач күбесе шуңа алына. Һәркем кулы яткан эшкә керешеп үз кәсебен таба. Кыскасы, көчле рухлы, хезмәт сөючән, сәләтле егет һәм кызларга аптырап утырасы юк. Акча эшләүнең яңа төрләре кулланыла. Әнә Котлы Бөкәш авылы егете Рәнис Хәмидуллин да урта мәктәптән соң Чаллы шәһәрендә югары уку йортын тәмамлагач, кайберәүләр кебек кая барырга дип аптырап калмаган. Әлбәттә инде студент елларыннан ук яңалыкны тиз отып ала торган бу сәләтле егетне кайбер оешмалар үзләренә эшкә чакыра. Тик кече яшьтән авыл тормышын күреп, шуның эчендә кайнап үскән егет ансат кына шәһәр кешесе була алмый. Мәктәптә укыганда ук терлекләр янында кайнашуы аны авылга дәшә. Туган авылына кайткач Рәнис үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Аннары Мам.Каз. Чаллы авылында озак еллардан бирле тик торган, инде бер өлеше җимерелә башлаган колхозның элеккеге ферма бинасын алып ремонт эшен башлый. Аның эчен-тышын яңартып 30 баш атка исәпләнгән гаилә фермасы оештыра ул. Киләчәкне күз уңында тотып егет өстәмә бүлмәләр дә булдыра. Авыл атлар белән ямьле диләр. Инде быел көз аенда гаилә фермасын эшләтеп җибәрә. Бүген аның янына мәктәп укучылары да еш килә. Ул аларны ат белән эш итәргә, ашатырга, тәрбияләргә өйрәтә. Фермада эш атларыннан тыш әле аның махсус өйрәтелгән чабыш атлары да бар. Әлбәттә инде язгы Сабантуй бәйрәмендә ат узышларында катнашырлык өметле малайларны сайлап алып күнекмәләр үткәрә. Бу эштә аңа шулай ук атларны яратучы Фәрит абыйсы Садриев та булыша. Ул озак еллардан бирле үз хуҗалыгында ат тоткан. Шуңа аны асрауның серләрен яхшы белә. Алар үзара киңәшеп малларны тәрбияләүдә яңалыклар, үзенчәлекләрне өйрәнеп эш итәләр. Җәй айларында алдан ук кыш чыгарга җитәрлек атлар яратып ашый торган азык туплап ныклы база булдырганнар. Яшь фермерның киләчәккә уй-планнары да зурдан. Ул тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә, гаилә фермасын үстереп матди техник базасын ныгытырга исәп итә. Үз җир участогын, болынлыгын булдыру турында да уйлана. Чөнки маллар алдында печән бары тик яхшы сыйфатлы гына булырга тиеш. Аннары фермада эшләүче һәм авылда яшәүчеләргә дә азык белән булышмыйча ярамый, дип яшь фермер туфрак эшкәртү, печән чабу өчен кирәкле агрегатлар, техника алу турында һәм фермада эш шартларын җиңелләштерү хакында да хыяллана. Эшкә теләге, киләчәккә уй-планнары булган кеше үз дигәненә бик тиз ирешә диләр бит. Аның да үз гаилә фермасын районда күпләргә үрнәк булырлык хәлгә китерәсе килә. Яңа ел да яшь фермер өчен уңышлы килер дигән ышанычта калыйк.

Рәсемдә: Рәнис Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X