Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тырыш хезмәте белән аклый

Авыл машина-трактор паркына кайчан килсәң, аны үз техникасы янында очратырга мөмкин.

Әле менә бу юлы да кояш чыгып, көннәр ачылып китүеннән файдаланып Габделхәй Шәрифуллин үзенең "кыр корабын" карап, майлап көнбагыш суктырырга чыгып китәргә әзерләнеп йөри иде.
-Безнең алыштыргысыз игенчебез ул. Үз эшен белеп, аны һәрвакыт сыйфатлы итеп башкара. Быел да 13 мең центнердан артык ашлык суктырып алды. Бу көннәрдә Яшел Үзән районы игенчеләренә ярдәмгә китәргә әзерләнеп йөри,-ди "Кызыл Шәрыкъ" агрохолдингысының "Востокзернопродукт" хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиев.
Иңендә ике дистә елдан артык хезмәт күнекмәсе булган бу механизатор бик кечкенәдән өлкәннәргә булышып эш алымнарына өйрәнеп үсә. Ә тәүге тапкыр комбайн штурвалы артына ул мәктәптә 6 сыйныфта укыганда остазы Мәҗит абыйсы Садыйков янәшәсендә ярдәмче булып йөргәндә утыра. Шуннан соң егет СК-4, "Нива", "Дон" комбайннарында ашлык суктыра. Ә соңгы елларда иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булуын искә алып аңа чит илдә эшләнгән "Мега" комбайнын тапшыралар. Куәтле бу техникадан һәрчак нәтиҗәле файдалана ул. Узган елдагы кебек быел да Габделхәй урып-җыю эшләрендә актив катнашып беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Ару-талуны белмәгән бу хезмәт алдынгысы тәмам карлар яуганчы кырдан кайтмый. Әнә узган ел да көнбагыш бик соң өлгергәнлектән аны суктыруны 29 декабрьдә генә тәмамлап кайта ул. Ә быел хәл башкачарак шул. Үз хуҗалыкларында булган кукуруз, көнбагышны чит җирләргә чыгып йөри алмый торган комбайнчыларга йөкләп, ул күршеләргә ярдәмгә китәргә әзерләнә. Хуҗалык җитәкчеләре техникасы һәрчак яхшы, төзек хәлдә булганга аңа шундый олы ышаныч белдергәннәр. Габделхәй исә ышанычны тырыш хезмәте белән аклый белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев