Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Туган якта табылган бәхет

Озак еллар дәвамында автотранспорт белән оста идарә итү генә түгел, аны сакчыл эшләтү дә зур мактауга лаек. Күптәнге танышым Илсур Җамалиев нәкъ шундыйлардан.

Бу ел аның өчен истәлекле һәм күркәм вакыйгаларга бай. Үзенә 60, ә автотранспорт чаралары белән идарә итүенә 40 ел тула.
Районыбызның Чаллыбаш авылында гаиләдә бердәнбер ир бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәмит абзый белән Рәисә апа 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әнисе гомере буена балаларга белем биргән. Шомбыт урта мәктәбен тәмамлаган малай әти-әнисе янәшәсендә апасы белән сеңлесе булуына сөенеп балалык хыялын тормышка ашыру ниятеннән Чистай елга флоты хезмәткәрләре хәзерләүче училищега укырга керә. Шуннан соң гомере буена Чулман, Идел, Агыйдел елгаларын гизәргә уйлый ул. Әмма язмыш үз төзәтмәләрен кертә. Дөрес, егет елгада да, хәтта хәрби хезмәте вакытында диңгез, океаннарда да күп йөри. Чынлап торып исәпләп карасаң, 40 ел автотранспортчы хезмәтен башкарганда ул йөргән чакрымнар җир шарын берничә мәртәбә урарлык булгандыр. Район автотранспорт предприятиесенә килүенә дә инде 30 елдан артык вакыт узган. Беренче эш көненнән үк коллективта үз итәләр аны. Бирегә килгәч егеткә шактый яхшы, төзек хәлдә булган "ПАЗ" атвобусын бирәләр. Менә шуның белән ул берөзлексез ял, бәйрәмнәрне белмичә 10 елдан артык пассажирлар ташый. Көнозын рейста булса, кайткач, эштән тыш вакытында техниканы карый, маен алыштыра, узелларын ныгыта. Ни дисәң дә, карап, саклап йөргәндә автомашина озын гомерле була. Бездә дә аны нык, сыйфатлы итеп эшли беләләр. Шулай булмаса, автобус двигателе бернинди капиталь ремонтсыз 515 мең километр юл үтәр идемени? Бүген дә әле ул элеккеге автобусын юксына. Нык, таза, яхшы сыйфатлы иде шул. Аның арт күперен бүгенге автобусына күчереп куеп, әле дә көйле эшли. Хезмәт коллективында егетне бүген дә яраталар, хөрмәт итәләр.
-Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да юлга чыгарга әзер ул. Техниканы саклап йөртә, пөхтә эшләтә. Бер сүз белән әйткәндә, безнең иң ышанычлы автотранспортчыбыз, коллективыбызның күрке ул,-ди район автотранспорт предприятиесе директоры Илфат Хөснетдинов.
Хезмәттә генә түгел, тормышта да бүген бу гаиләне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Дөрес, апасы белән сеңлесе үз тормышлары белән чит илләрдә яшиләр. Берсе Грузиядә, икенчесе Белоруссиядә гомер кичерә. Ә Илсур исә гаиләсе белән районыбызда төпләнгән. Тормыш иптәше Нурзия белән тату, матур гаиләдә алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Алар да тормышта үз урыннарын табып әти-әниләре кебек күпләрне сокландырып районыбызда яшиләр. Уллары кечкенәдән үк әдәпкә өйрәнеп, хезмәт күнекмәләре алып үскәннәр. Олы улы Искәндәр гаилә корып җибәргән, ике бала үстерә. Алар өлкәннәргә яшәү көче, ямь бирә. Оныкларының назлап дәү әти дип эндәшүе сөенеч түгелмени? Чордашым Илсур Җамалиев та үз бәхетен туган җирендә, яраткан хезмәтендә, тату гаиләсендә тапкан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев