Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Туган якта табылган бәхет

Алтынчы дистәне йомгаклап, бар гомерен туган җирендә үткәреп, халкына лаеклы хезмәт күрсәтүе белән бәхетле ул.

Күгәрчен мәктәбендә укыганда Госман күп кенә дуслары, сыйныфташ егетләре кебек хәрби очучы булырга хыяллана. Укытучылар үткәргән сораштыруларда, иншаларында да ул үз фикерен яшерми. Тик үсә төшеп, чыгарылыш сыйныфка җиткәндә генә балалык уйларыннан кире кайтып дөньяга башкачарак карый башлый егет. Ул вакытларда туган авылында һәм район үзәгендә дә югары квалификацияле табиблар аз булганга, үз төбәкләрендә беренчеләрдән булып егет табиб һөнәрен сайлый. Һәм Казан медицина институтына юл тота. Кечкенәдән тырыш булуы, күп белергә омтылуы, яхшы укуы аңа монда бик ярап куя. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып егет студент булу бәхетенә ирешә. Үҗәтлек белән катлаулы фән нигезләрен үзләштерә. Елның-елында ял, бәйрәм көннәрендә йөк бушатып акча эшли. Берүк вакытта укуда да өлгерә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба. Ә диплом алды күнекмәсен ул 6 нчы шәһәр хастаханәсендә үтә. Биредә өлкән яшьтәге бай тәҗрибәле табибә янәшәсендә егет үзенең практик белем дәрәҗәсен ныгыта. Билгеле инде коллективта да үз итәләр аны. Шуңа диплом алгач үзләрендә эшкә калырга кыстыйлар. Ләкин егетнең күңеле туган ягына тартыла. Район җитәкчеләренең дә үтенечен истә тотып аңа Корноухово участок хастаханәсенә юллама бирәләр. Ул вакыттагы үзәк хастаханәнең баш табибы Фарук Мифтахов егетне Котлы Бөкәш участок хастаханәсенә билгели. Биредә ул кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшләре һәм авыл кешеләре арасында зур абруй казана. Үз өлешенә тигән көмеше-булачак тормыш иптәше Нурсинәсен дә очрата. Никахлашып берничә ел эшләгәннән соң яшь белгечләрне республика күләмендә дәрәҗәле эш урыннарына да чакырып карыйлар. Чөнки авылларда гына түгел, шәһәр җирендә дә белемле табиблар белән укытучылар җитешми. Әмма алар җиңел, ансат тормыш эзләп урыннан-урынга күченеп йөрергә яратмыйлар шул.
Әле дә хәтерендә, эш көненең беренче елында карлы-буранлы кышкы көндә ат җигеп Госман Таулар авылына бер авыру янына медицина ярдәме күрсәтергә бара. Аннан соң да Госман әлеге апаны үз игътибарына алып төпле киңәшләрен, яхшы дәва биреп аякка бастыра. Яшь табибка рәхмәтләр әйтеп хатлар да яза әле ул апа. 40 елга якын Котлы Бөкәш участок хастаханәсендә хезмәт куюы дәверендә мондый вакыйгалар бик күп булды аның. Аннары коллективта үз эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп югары дәрәҗәле табиб булып җитешүенә ул элеккеге хезмәттәшләре Валентина Вәлиуллина, Василий Григорьев, Нәгыйм Ризатдиновка аеруча рәхмәтле. Кечкенә генә коллективта алар шулай үзара дус, тату, бер гаиләдәй бердәм булып эшләгәннәр. Юк-барга үпкәләшүләрен дә хәтерләми ул. Ә бүген исә Госман Әгъзамов Котлы Бөкәш биләмәсендәге 28 авылда яшәүче 5 меңгә якын кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Хезмәте дәверендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күрше-тирә авылларга авыруның өенә чакыруларына да тәмам күнегеп беткән иде инде ул. Бары тик соңгы елларда гына эшләре беркадәр җиңелләште. 1995 елдан башлап Котлы Бөкәштә халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү службасы эшли башлады. Әлбәттә, аңа карап ул бервакытта да үзенең шәхси вакыты белән исәпләшми. Авыл халкына югары дәрәҗәле, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүен дәвам иттерә.
Инде менә үзе кебек озак еллар мәктәптә балаларга химия фәненнән белем бирүче тормыш иптәше Нурсинә белән алар үзләренең гомер көзләренә дә аяк басалар. Күз карашыннан бер-берсен аңлашып, бер сулышта булып 3 малай тәрбияләп үстереп, аларга белем биргәннәр, тормышларын җайга салырга да булышканнар. Улларының әти-әнисе һөнәрен үз итмәүләренә дә борчылмый ул. Һәркемгә дә табиб һәм укытучы булырга димәгән бит. Иң куанычлысы, тормышта үзләренең күңеленә хуш килгән һөнәр сайлап үз юлларын, үз тиңнәрен таба белгәннәр. "Безгә оныклар бүләк итүләренә дә чиксез сөенәбез",-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев