Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Туган җирдә табылган бәхет

Мәктәптә укыганда әтисе Рәшит абыйның кинәт кенә фаҗигале төстә вафат булуы Рөстәмнең киләчәккә планнарын тулысынча үзгәртә. Җәйге ял чорында кайбер сыйныфташ дуслары рәхәтләнеп инештә балык тотып, су коенып йөргәндә, ул хуҗалыкның данлыклы игенчеләре Ризван Шиһапов, Исмәгыйль Гарипов, Гыйльметдин Хәлиловлар янәшәсендә кыр эшләрендә катнаша. Шулай итеп малай тормыш йөген берүзе тартучы...

Мәктәптә укыганда әтисе Рәшит абыйның кинәт кенә фаҗигале төстә вафат булуы Рөстәмнең киләчәккә планнарын тулысынча үзгәртә. Җәйге ял чорында кайбер сыйныфташ дуслары рәхәтләнеп инештә балык тотып, су коенып йөргәндә, ул хуҗалыкның данлыклы игенчеләре Ризван Шиһапов, Исмәгыйль Гарипов, Гыйльметдин Хәлиловлар янәшәсендә кыр эшләрендә катнаша. Шулай итеп малай тормыш йөген берүзе тартучы әнисе Зәйтүнә апаның ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә. Ул әнисенә сеңлесен үстереп аякка бастыруда, хуҗалык өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләүдә дә булыша. Ә инде укуын тәмамлагач, бер төркем авылдашлары белән бергә Корноуховодагы һөнәр училищесына юл тота. Хәрби хезмәттән кайткач егет әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә. Иртә яздан трактор белән җир эшкәртеп чәчү чәчсә, урып-җыю чорында комбайнга утырып игеннәрне җыеп суктыруда катнаша. Исәпләп карасаң, ул иярләгән техниканың төгәл санын да әйтеп булмый. ЮМЗ, МТЗ, СК-5, "Нива", "Дон" комбайннарыннан соң чит ил техникасы, билгеле инде, бөтенләй башка. Ә менә яшьлегендә көпчәкле тракторларда йөргәннән соң куәтле һәм егәрле К-700 гә утыруы аны бераз өркеткән. Әмма егет сер бирмәгән, техниканы һәрвакыт карап, сакчыл эшләтә ул. Заманалар кинәт үзгәреп китеп хуҗалыкта эшләр нык үзгәреп торса да, Рөстәм сыкрану, зарлануны белмичә, яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калып, үз эшен зур җаваплылык белән дәвам иттерә. Җитәкчеләре дә аның эшеннән канәгать.
-Рөстәм абыйны кайда кыен шунда куярга мөмкин, бик тиз тәртип урнаштыра ул. Урып-җыю чорында чит ил комбайны белән 1700 гектарда ашлык суктырып алды. Ә бүген машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә күп көч, тырышлык куя,-ди "Солтан" агрофирмасы башкарма директоры Тимур Хәмәдияров.
Хуҗалыкта гына түгел, авылда да аны күпләр үз итә, хөрмәтли. Авыл җирлеге Советы башлыгы Рафис Сөнгатуллин да Мингалиевларны район күләмендә күпләргә үрнәк итеп куя. Өлешенә тигән көмеше дигәндәй, тормыш иптәше Илзидә дә үзе кебек эш сөючән, тыйнак. Гаилә корып җибәргәч алар икесе бер сулышта булып хуҗалыкта хезмәт куялар. Соңрак авылда бик матур итеп йорт җиткезеп чыгалар. Рөстәм механизатор булып эшләсә, Илзидәсе терлекләр карый. Шәхси хуҗалыкларында да абзар тутырып терлек асрыйлар. Авыл җирлеге Советы башлыгы сүзләренә караганда, аларның терлекләр саны кайбер елларда дистәдән артып китә. Хәзерләүчеләргә дә һәркөнне икешәр фляга сөт озаталар икән. Бер булганнан бар да була дип, нәкъ менә авыл уңганы Рөстәм Мингалиев кебекләрне күз уңында тотарга кирәктер ул. Алар бәхетләрен туган җирендә табып, авылда күпләрне сокландырып, үз хезмәтләре белән матур гомер кичерәләр.
Рөстәм Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев