Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тормыш юлы һәркемгә өлге

Югары Тегермәнлек авыл җирлеге халык җыенында данлыклы игенче Рәкыйп Шәрәповка тантаналы төстә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләген тапшырдылар.

Бар гомерен авыл хуҗалыгында үткәреп әле бүген дә хуҗалыкларга булышучы бу тракторчыны котлап барлык авылдашлары гөрләтеп кул чаптылар. Гомеренең 42 елын чылбырлы трактор рычагы артында үткәргән механизаторга район җитәкчесе дә тикмәгә генә олы хөрмәт күрсәтмәгән шул. Эш сөйгәнне, ил сөяр, дип хак әйтә бит халык.
Рәкыйп тә бик кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Балачактан ук авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша, өлкәннәргә булыша. Мәктәптә 6-7 сыйныфларда укыганда ук ул чорларда авылның абруйлы тракторчылары Мөгыйн Шәрифуллин, Габделхәй Вәлиевләр янәшәсендә җир сөрүдә ярдәмче булып йөреп хезмәт күнекмәсе ала. Шуңа 8 сыйныфны тәмамлагач та, турыдан-туры Корноуховодагы һөнәр училищесына барырга планлаштырып йөри. Тик аңа әтисе Бөек Ватан сугышында яраланып кайткан ветеран Фәсхетдин абзый белән әнисе Разыя апаны ташлап читкә чыгып китәргә туры килми. Ул елда (бәлки аның бәхетенәдер) авылда Корноухово училищесының филиалы ачыла. Егет бик теләп шунда укый. Моңарчы ишетмәгән-белмәгән трактор агрегатлар серләренә төшенә. Укуда яхшы өлгерүен исәпкә алып колхоз җитәкчеләре егеткә яхшы, төзек хәлдә булган чылбырлы тракторны ышанып тапшыралар. Шуннан башлана инде аның туган җирендә сызган беренче буразналары. Гомумән, хезмәтеннән канәгать ул. Тормыш иптәше Минзәлия дә үзе кебек эш сөючән, тырыш. Күркәм гаилә корып икесе дә хуҗалыкның мактаулы хезмәткәрләре булып танылдылар. Минзәлия озак еллар терлекчелектә эшләп сыер сауса, Рәкыйп игенчелектә хезмәт куйды. Шәхси хуҗалыклары да башкалардан ким түгел, абзар тутырып терлек асрадылар. Иң куанычлысы, 3 улы да кечкенәдән хезмәт чынуы алып әтиләре үрнәгендә менә дигән механизатор булып җитештеләр. Төпчек уллары Илфат әнә район үзәгендәге агротехник көллиятендә 3 нче курста белем ала. Буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәт буенча төпчек малай гадәттә әти-әнисе янында төпләнеп кала диләр бит. Ә кем белә, бәлки әле Илфат та киләчәктә әтисенең данлы эшен дәвам иттереп, дәрәҗәле игенче булып танылыр. Югыйсә, Рәкыйп Шәрәпов та кече яшьтән үк колхозда эшләгәндә үзенә йөкләнгән һәрбер эшне тел-теш тидермәслек итеп башкарды. Шуңа бик тиз вакыт эчендә ул хуҗалыкта күп еллар дәвамында хезмәт куйган тәҗрибәле тракторчыларны да уздырып аңа һәрчак иң катлаулы операцияләрне йөкләделәр. Яшьлектәге матур гадәтләрен бүген дә уңышлы дәвам иттерә ул. Ел әйләнәсе диярлек мул иген уңышы алу өчен тырыша. Җир дә эшкәртә, туфрак та әзерли, чәчүдә дә катнаша. Шулай тырышып эшләп йөри-йөри үз туган авылында гына түгел, күрше тирә төбәкләргә дә даны тиз таралды аның. Күп хуҗалыклардагы кебек тегермәнлеклеләрне дә замана кыенлыклары борчый башлагач өйдә эшсез кала ул. Әмма үз һөнәре остасына өйдә утырырга туры килми. Иң элек аны күрше "Урахча" хуҗалыгыннан килеп эшкә чакыралар. Аннары берничә ел Осиновка авылындагы фермерга булыша. Ә соңгы елларда "Ильман" хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә яши. Яз башыннан кара көзгә чаклы эштән бушамый. Быел да үзенә 61 яшь тулуга карамастан яраткан хемәтен ташларга җыенмый әле. Уңган механизаторның күңеле һаман кырга тартыла.
Рәсемдә: хезмәт батыры Рәкыйп Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X