Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тормыш яме хезмәттә

Балыклы Чүкәй авылында абзар тутырып терлек асраучылар байтак. Аларның бу гамәлләре районда күпләргә өлге.

Бала иң яхшы тәрбияне гаиләдә ала дип хак әйтәләр. Нурәхмәт тә кечкенәдән әтисе Миннәхмәт абзый белән әнисе Миннехәят апаның ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Мәктәптә 6 нчы сыйныфта укыганда ук җәйге чорда колхозда эшли. Кая кушсалар шунда бара малай, бер эштән дә читләшми. Кыр эшләрендә дә катнаша, ындыр табагында да хезмәт куя. Ә укуын тәмамлагач аны хәрби комиссариат юлламасы белән автомобильчеләр курсына җибәрәләр. Армия хезмәтен егет Польшада үтәп кайткач хуҗалыкта автомашинада эшли, ә кичен һөнәр училищесының авылдагы филиалында укый. Трактор белән идарә итәргә, авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнә. Хуҗалыкта йөк машинасында эшләгәч аны җаваплырак эшкә фермадан сөт ташуга куялар. Үз хезмәтен белеп, төгәл башкаруын күреп хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе Сөләйман Хәмәдияров аны бригадир итеп билгели. Егет кыска гына вакыт эчендә бу эшнең дә серләренә тиз төшенә. Алдынгы яңа технологияләр кертүдә дә мактала ул. Район күләмендә беренчеләрдән булып гаилә подряды белән эшләүчеләр биредә барлыкка килә. Аннары бәрәңге, чөгендер, кукуруз игү звеноларын оештырып җибәрә. Шулай итеп Нурәхмәт Билалов үзенә бай тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгерә. Зирәк акыллы әтисе әйткәнчә бар нәрсәгә дә теләп өйрәнә ул. Әнә шуңадырмы, гөрләтеп эшләп торган хуҗалык кинәт яшәүдән туктагач та, ул аптырашта калмый. Укытучы булып эшләгән тормыш иптәшенең хезмәт хакына карап утырмыйча җиң сызганып эшкә керешә, үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә алына. Әлбәттә инде аңа уллары Ринат белән Илфат та нык булышалар. Күмәк хуҗалыктан үз өлешләренә тигән 25 гектар пай җирләрен алып рәсмиләштереп анда ашлык, күпьеллык үлән үстерәләр. Олы улы Ринат югары уку йортын тәмамлагач туган авылына кайтып төпләнә, балаларга белем бирүгә алына. Ә төпчеге Илфат Казан ветеринария академиясен тәмамлагач шунда аспирантурада укуын дәвам иттерә. Җәйге ялларында авылга кайтып әтисенә булыша, авыл кешеләренә дә терлекләрен дәвалауда зур ярдәм күрсәтә. Ике кызлары да әниләре янәшәсендә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Алар да хәзер Казан шәһәрендә яшиләр. Билаловлар гаиләсендә әнә шундый үзара аңлашып эшләү хөкем сөрә.
-Аллага шөкер, балаларым тормышта үз юлларын таптылар. Улларым җәйге чорда аеруча булышалар. Шулай булмаса дистәгә якын мөгезле эре терлек, 35 баш сарыкны асрый алыр идеммени,-ди ул.
Билаловлар бүген лаеклы ялда булсалар ярдәмче хуҗалыкларында 3 баш савым сыер да асрыйлар әле. Сөтне район сөт-май комбинатына озаталар. Сыерлы гаилә-сыйлы дигәндәй, уллары Ринат та бүген тормыш иптәше Гөлшат белән әтисе үрнәгендә үз абзарларында терлекләр үрчетәләр. Ә нигә асрамаска, печән, фураж сорап ерак барасы түгел, үзләрендә. Быел алар фураж өчен махсус рәвештә арыш, арпа, бодайны катнаштырып иген иккәннәр. Елына күрә уңышы да яхшы чыккан. Күңел биреп бар тырышлыкны куеп хезмәт иткәч, була шул. Балыклы Чүкәй авыл җирлеге Советы башлыгы Әлфия Нуретдиновадан да бу гаилә турында байтак кына мактау сүзләре ишеттем.
- Үз көннәрен үзләре күреп, авылда күпләрне сокландырып, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшиләр алар,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев