Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тормыш яме– Хезмәттә

Марат Газизов быел туңга сөрүдә аеруча нәтиҗәле эшләде. Хуҗалыгыбызның иң алдынгы механизаторларыбызның берсе ул дип таныштырды аның белән "Востокзернопродукт" җәмгыяте директоры Рәкыйп Гыймадиев. Югары Тегермәнлек авылының иң мактаулы механизаторы булып танылган Габдуллаҗан абзый (ул мәрхүм инде) кечкенәдән кызыксынучан булган улына зур өметләр баглаган. Һәрвакыт аны үзе янәшәсендә йөртеп авыл хуҗалыгы...

Марат Газизов быел туңга сөрүдә аеруча нәтиҗәле эшләде. Хуҗалыгыбызның иң алдынгы механизаторларыбызның берсе ул дип таныштырды аның белән "Востокзернопродукт" җәмгыяте директоры Рәкыйп Гыймадиев.
Югары Тегермәнлек авылының иң мактаулы механизаторы булып танылган Габдуллаҗан абзый (ул мәрхүм инде) кечкенәдән кызыксынучан булган улына зур өметләр баглаган. Һәрвакыт аны үзе янәшәсендә йөртеп авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар белән таныштырган. Әнә шуңа Марат та мәктәп елларыннан ук техника тирәсендә бөтерелеп үсә. Колхоз эшендә катнашып, зур хезмәт чыныгуы ала. Җәйге каникул вакытында ул бай тәҗрибәле игенче Вафа абыйсы янәшәсендә "Нива" комбайнында ашлык суктыруда катнаша. Шул чорларда егет күңелендә әтисе хезмәтен дәвам иттерү уе туа да инде. Аннары остазы Вафа абыйсы да бу игелекле һөнәр серләренә төшендерүдә зур роль уйный. Уңай нәтиҗәсе дә күз алдында. Хәрби хезмәткә алынганчы ук инде ул барлык төр трактор, комбайн белән идарә итәргә өйрәнә. Ә армия хезмәтен тәмамлап кайткач, Маратны район үзәгенә эшкә чакырсалар да туган авылында төпләнеп кала ул. Аннары кайберәүләр кебек мин ике ел дәвамында бер ялсыз хезмәт итеп кайттым, туйганчы ял итәм әле дип өйдә утырмый, колхоз идарәсенә барып эш бирүләрен сорый. Хәрби хезмәткә алынганчы нәтиҗәле эшләвен искә алып аңа шактый яхшы хәлдә булган "ДОН" комбайнын тапшыралар. Егет кыска гына вакыт эчендә "кыр корабы"ның барлык узелларын тикшереп, яңартып, көйләп эшкә әзерләп куя. Менә шуннан аның хезмәт биографиясе башлана да инде. Ул елның-елында язгы чәчүдә, аннары урып-җыюда актив катнаша. Техниканы юып чистартып кышкы саклауга куйгач, МТЗ тракторына утырып җир эшкәртә. Инде менә хуҗалыкны иң өметле инвесторларның берсе "Кызыл Шәрыкъ" җәмгыяте үз канаты астына алгач, авылга берсеннән-берсе куәтле кыйммәтле чит ил техникалары кайтарыла башлый. Заманча эшләнгән, компьютерлар белән җиһазланган тракторны очраклы кулларга тапшырып булмый бит инде. Монда да Маратның авыл хуҗалыгы машиналарын әтисе кебек яхшы белүен һәм аны һәрвакыт карап сакчыл эшләтүен искә алып егеткә бирәләр. Менә 4 ел инде ул авыл кешеләре теленә "Миккорик" исеме белән кереп калган тракторда эшли. Яз башыннан җир эшкәртеп чәчүдә катнаша. Ә көзен туңга сөрү кебек җаваплы эшкә алына. Быел ул хезмәттәше Галимулла Хәкимуллин белән техниканы ял иттермичә тәүлек буена диярлек җир эшкәртте. Белгечләрнең әйтүләренә караганда икесе дә сменага 20 гектар җир эшкәртергә тиеш булсалар, бу норманы һәрчак арттырып үтәүгә ирешкәннәр. Хуҗалык җитәкчесе дә безгә Марат турында хезмәттә дә, көндәлек тормышта да аның гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора, диде. Тормыш иптәше Рузалия дә Марат кебек эш сөючән, тырыш хезмәткәр. Мәктәптә китапханәче эшен башкара ул. Берүк вакытта балаларга рус теле фәненнән белем бирә. Гаиләдә ике кыз үстерәләр алар. Төп йортта әнисе Зөләйха апа белән тирә-юньдә күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр, абзар тутырып терлекләр дә асрыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши, дип нәкъ менә Марат кебек уңган механизатор турында әйтәләр инде.
Рәсемдә: Марат Газизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев