Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әтисе үрнәгендә

Һәркем һөнәрне үзенчә сайлый. Берәүләр аңа уку йортын тәмамлаганнан соң килә, икенчеләр әти-әниләре хезмәтен дәвам итәргә алыналар.

Марс та кече яшьтән үк әтисе Миннәхмәт абзый янәшәсендә тракторга утырып кыр, басулар буйлап йөрергә гадәтләнеп үсә. Шуңа мәктәптә 6 нчы сыйныфларда укыганда ук җәйге ял чорында колхозга булыша. Берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Шуңа әтисе һөнәрен үз иткән егет Яңа Арыш мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, һич икеләнмичә район үзәгендәге һөнәр училищесына юл тота. Ул анда 3 ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнә, агрегатлар белән эш итү тәртибенә төшенә. Ә җәен исә тәҗрибәле укытучыларыннан алган теоретик белемен эштә ныгыта. Шулай итеп Марс үз хуҗалыгына кире әйләнеп кайтканда инде менә дигән механизатор булып җитешә. Ләкин аңа карап яшь егеткә яхшы яңа тракторны ышанып тапшырмыйлар. Бу аңлашыла да, кем инде шактый еллар хезмәт куйган өлкән яшьтәге механизаторларны читкә куеп яңа, яхшы техниканы тапшырсын. Әмма моңа ул бер дә борчылмый. Кая кушсалар, шунда бара. Карышуны белмичә тырышып эшләгәнгә, хезмәттәшләре дә, җитәкчеләре дә үз итә үзен. Әтисе киңәшен истә тотып үзенә йөкләнгән һәр операцияне җентекләп, җиренә җиткереп башкарырга тырыша.
Алда булса зур теләк, хезмәттән ял таба йөрәк, дип бер дә тикмәгә генә әйтмидер халык. Марс та үзе сайлаган язмышыннан зарланмый. Киресенчә, дөньялар гел шулай гына бармас, техникасы да яңарып камилләшер дип яңа трактор, машиналарны өйрәнә. Ә бу аңа киләчәктә бик ярап куя. Элеккеге "СК-5", "Нива" комбайннарына алмашка хуҗалыкка яңа, заманча эшләнгән "Дон"нар кайта башлый. Гадәттәгечә, андыйларны өлкәннәргә тапшыралар. Егет болар белән килешә. Үзенең тыңгысыз, авыр эшеннән ямь табып, вакытлыча килеп туган кыенлыклар алдында бер дә каушамый. Ә нигә куркырга, нәселләре дә тәвәккәл, кыю бит аларның. Әнә үз вакытында бабасы Хәмит абзый да авылда гына түгел, тирә-юньдә күпләргә үрнәк булган. Кечкенәдән әнисез калып, әбисе Зәкия апа белән бабасы гаиләсендә тәрбияләнә ул. Соңрак инде әнә шушы данлыклы Шәмсевәлиевләр нигезендә тормыш иптәше Раилә белән яңа кирпеч йорт җиткезеп керәләр. Буыннар алмашы шулай буладыр инде ул. Буыннар дигәннән, бүген районда иң олы авыллардан исәпләнгән Яңа Арышта да андый тыңгысыз күңелле механизаторлар исәпле генә калып бара. Яшүсмерләр авылда эшкә калмыйча, күбрәк шәһәр ягына тартыла. Югыйсә, биредә дә бүген эшлим, яшим дигән кешегә бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Авыл уртасына кадәр яхшы асфальт юл салынган, хөкүмәт һәм хуҗалык та андыйларны ярдәменнән ташламый. Иң сөендергәне, машина-трактор паркы да инде елдан-ел яңара. Иске, таушалган трактор, комбайннар урынына заманча эшләгәннәре кайтарыла. Әнә, Марс Шәмсевәлиев тә быел бишенче сезонын "Дон" комбайнында каршы алачак. Бу көннәрдә ул аны эшкә әзерли. Күңеле тыныч егетнең. Янәшәсендә быел 10 сыйныфны тәмамлаган улы Рәзил дә уракта катнашачак. Ә кем белә, бәлки әле киләчәктә улы да әтисе хезмәтен гомерлеккә үзенә юлдаш итәр.
Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуровтан да бу механизатор хакында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килде.
-Эш сөючән, тырыш гаилә. Марс ел әйләнәсе тракторда, комбайнда эшләсә, аның иптәше Раилә фермада бозаулар карый. Өч балалары да үзләренә охшаган, эшчәннәр,-ди ул.
Әйе, шулай булмаса, абзарларында ике баш сыер, күп итеп терлекләр асрый алырлар идемени алар? Гадәттәгечә, бу мәшәкатьләрнең күбесе уллары җилкәсенә төшә. Әнә шулай үз тырышлыклары, хәләл хезмәтләре белән макталып яшиләр алар.

Рәсемдә: үз эшенең остасы Марс Шәмсевәлиев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: передовые работники сельского хозяйства