Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әтисе хезмәтен үз итеп

Игенче хезмәтенең иң кирәкле һәм абруйлы булуына Илдус бала вакыттан ук төшенә. Һәрбер авыл малае кебек аның да күңеле балачактан техникага тартыла. Әтисе Сәнгатулла абзыйныйң гомере буе автомобиль йөртүче, тракторчы, машинист булып эшләве дә малайның балалык мавыгуларына тәэсире зур була. Әнә шуңа мәктәпкә укырга барганчы ул инде әтисенең иң ышанычлы...

Игенче хезмәтенең иң кирәкле һәм абруйлы булуына Илдус бала вакыттан ук төшенә.
Һәрбер авыл малае кебек аның да күңеле балачактан техникага тартыла. Әтисе Сәнгатулла абзыйныйң гомере буе автомобиль йөртүче, тракторчы, машинист булып эшләве дә малайның балалык мавыгуларына тәэсире зур була. Әнә шуңа мәктәпкә укырга барганчы ул инде әтисенең иң ышанычлы "булышчысына" әйләнә. Башлангыч сыйныфларда укыганда еш кына руль артына утырып әтисенең "Газ-51" автомашинасы белән идарә итү күнекмәләренә өйрәнә. 6 сыйныфларда укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Әнә шулай егет әкренләп игенче хезмәтенең ни дәрәҗәдә кирәкле һөнәр булуын күреп, төшенеп үсә. Дөрес мәктәпне тәмамлагач сыйныфташ дуслары аны шәһәргә китәргә үгетлиләр. Үзенең дә каланы күрәсе килә. Яшьлек бит, әле җитмәсә илкүләм олы төзелешләр яшьләрне үзенә чакырып тора. Шул вакытта ук инде ул өлкән яшьтәге әти-әниләре хакында уйлый. Гаиләдә төпчек малай буларак тормыш кануннары нигезендә аларны тәрбияләү аның вазыйфасы булуына төшенә. Аннары авылда да бит тырыш кешегә менә дигән итеп гомер кичерергә мөмкин. Шулай итеп ул район үзәгендәге һөнәри уку йортына укырга керергә була. Ә җәйге каникул вакытларында хуҗалыкларга булыша. Техника серләрен яхшы үзләштерүен күрептер инде 3 курста укыганда аңа "Енисей" комбайнын ышанып тапшыралар.Укуын уңышлы төстә тәмамлап кайткач, хезмәт тәҗрибәсе дә булган белемле егетне бик рәхәтләнеп элеккеге "Шомбыт" совхозына эшкә кабул итәләр.
Җиң сызганып ул тракторда эшли. Җир эшкәртә, чәчү чәчә. Ә инде урып-җыю чорында комбайнга утырып игеннәрне суктырып җыюда катнаша. Кулы эш тәртибен яхшы белгән тырыш, уңган хезмәткәрләр һәр коллективта йөзек кашына тиң. Аны да хуҗалык белгечләре һәм үзе белән иңгә-иң торып эшләүче иптәшләре үз итәләр, хөрмәтлиләр.
Илдус Гайнетдинов бүгенгесе көнне "Кулон" агрофирмасының иң алдынгы игенчесе.
-Ул бар эшкә дә оста. Нинди генә хезмәткә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Трактор, комбайннар белән идарә итүче генә түгел, югары квалификацияле автомобиль йөртүче дә әле ул. "КамАЗ" автомашинасы белән теләсә кайсы җаваплы рейска чыгып китәргә әзер,-ди агрофирма идарәчесе Анатолий Дмитриев.
Бу көннәрдә егет "Нью-Холланд" комбайны белән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыша. Ярдәмчесе Ирек Камалиев та тәҗрибәле механизатор. Кышын-җәен тракторда хезмәт куя ул. Алар берничә ел инде үзара аңлашып уракта катнашалар, җиңүче булып калалар. Быел да аларның сынатмаска исәпләре. Урып-җыю башыннан Илдус Гайнетдинов экипажы хуҗалыкта да, район күләмендә дә алдынгылар рәтендә бара. Бу гаилә производствода гына түгел, авылда да мактаулы. Чаллыбаш авылында Илдус тормыш иптәше Эльмира белән күпләрне сокландырып төп йортта гомер кичерәләр. Әти-әниләре йорт-җирне алып баруда, балаларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Шулай булмаса, абзар тутырып терлек, кош-кортлар асрап булыр идемени? Бер булганнан бар да була дип, тикмәгә генә әйтми шул халык. Гайнетдиновлар гаиләсе дә инде байтак еллардан бирле каз, үрдәкләрне читтән сатып алмыйлар. Илдус үзенең бәләкәй инкубаторында чыгара аларны. Эльмирасы да үзенә ошаган, тырыш хезмәткәр. Ул агрофирманың җиләк-җимеш бакчасында эшли. Гайнетдиновлар гаиләсе әнә шулай хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып авылда күпләрне сокландырып гомер итәләр.

Рәсемдә: алдынгы игенче Илдус Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев