Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әтисе эшен дәвам иттерә

Ир бала гадәттә әтисе эшенә кызыгучан була. Шуңа күрә үсеп җитеп мәктәпне тәмамагач та бик күпләр аларның хезмәтен дәвам иттерәләр.

Районыбызның Чаллыбаш авылында яшәгән Халик абый Йосыпов та улларын үз һөнәре серләренә өйрәткән. Һәрвакыт аларны үз янәшәсендә йөртеп, авыл хуҗалыгында гомер-гомергә мактаулы булып исәпләнгән игенче хезмәтенә күнектергән. Аның тормыш иптәше Минзия апа да улларын үзләре үрнәгендә тәрбияләгән. Кече яшьтән балаларын эшкә өйрәткән. Шуңа аның барлык уллары да бүген тырыш, эш сөючән булып җитешкән. Бу гаилә авылда гына түгел, хуҗалыкта да иң мактаулылардан исәпләнә.
-Йосыповлар гаиләсе гомер-гомергә үз хезмәтләре белән көн күрде,-ди "Кулон" агрофирмасының баш агрономы Юныс Гыйльманов. -Озак еллар дәвамында тракторда эшләп хуҗалыкта зур хөрмәт яулаган әтиләре Халик абый гына улларының тырыш хезмәтләрен күрә алмыйча вафат булды. Әмма уллары хуҗалыкта бүген үзләренә лаеклы урын алырга өлгерделәр. Абыйлы-энеле Фирдүс белән Илдус Йосыповлар елның-елында кыр эшләрендә макталалар,-ди ул.
Илдус һөнәри уку йортын тәмамлагач тракторда эшли башлаган. Иң элек аңа МТЗ-80 тракторын биргәннәр. Анда 4 елдан артык хезмәт куеп, үзен бары тик уңай яктан гына таныткан. Шуңа техниканы яратуы һәм сакчыл эшләтүе өчен аңа яңа кайткан МТЗ-1221 тракторын тапшырганнар. Егет хуҗалык җитәкчеләренең ышанычына тырыш хезмәте белән җавап бирергә тырыша. Бу көннәрдә ул туңга сөрүдә үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне уңышлы үти. Гаиләдә төпчек бала булган энесе Илназ да киләчәктә абыйлары кебек хуҗалыкта эшкә калырга исәп итә. Бүген ул район агротехник көллиятендә белем ала. Әйе, бүгенге хезмәттә ныклы белем кирәк шул. Югары квалификацияле тракторчы белгечлеге ала алмасаң, заманча яңа техника белән идарә итеп булмый. Бертуган Йосыповларның күпләрне сокландырып данга күмәр көннәре алда әле. Инде әнә бүгенге кыр эшләрендә Илдус иң яхшы механизаторлар рәтенә баскан.
.Рәсемдә: Илдус Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев