Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әтисе эше ышанычлы кулда

Урып-җыю эшләре быел һәр хуҗалыкта зур оешканлык белән үтте. Масловкалылар бөртеклеләрдән югары уңыш алганга комбайнчыларның эш күрсәткечләре дә эре хуҗалыклар белән бер дәрәҗәдә иде. Быел 40 нчы елын урып-җыюда катнашкан Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Габделхәй Йосыпов экипажы, мәсәлән, 1,5 тонна ашлык суктырып алды. Без килгәндә комбайнчылар үзләренең кыр корабларын юып,...

Урып-җыю эшләре быел һәр хуҗалыкта зур оешканлык белән үтте.
Масловкалылар бөртеклеләрдән югары уңыш алганга комбайнчыларның эш күрсәткечләре дә эре хуҗалыклар белән бер дәрәҗәдә иде. Быел 40 нчы елын урып-җыюда катнашкан Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Габделхәй Йосыпов экипажы, мәсәлән, 1,5 тонна ашлык суктырып алды. Без килгәндә комбайнчылар үзләренең кыр корабларын юып, чистартып кышкы саклауга кую мәшәкатьләре белән йөри иделәр. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, алдынгы комбайнчы янәшәсендә 24 ел ярдәмче булып йөрүче улы Алмаз техниканы җентекләп карап, узелларын майлап, ременьнәрен салдыру белән мәшгуль иде. Комбайнны әнә шулай саклап, карап йөрткәнгә быелгы кызу эш вакытында тоткарлыклар булмаган. Аннары бу «Дон» комбайнын алар 2003 елда кабул итеп алганнар икән. Шуңа карамастан шушы техника белән 1521 тонна ашлык суктырып алганнар. Урып-җыю сезонында Йосыповларлар экипажы 210 мең сум акча эшләүгә ирешкән. Хезмәт хакы биредә әнә шулай һәрвакыт башкарылган хезмәткә карап түләнә. Шуңа яхшырак нәтиҗәлерәк эшлисе килә аларның. Алмаз хезмәт хакыннан бик канәгать. «Балык бистәсендә ипотекага фатир алган идек менә шуңа түләргә булыр инде»,-дип үзенең сөенече белән уртаклашты ул.
Кыш айларында да тик утыруны белми Алмаз, бар вакытын әтисе төсле техника арсында үткәрә. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә катнаша. Бер үк вакытта әле егет төннәрен котельныйда да хезмәт куя икән. Әтисе янәшәсендә 11 яшеннән үк эшкә өйрәнеп үсүнең файдасы тими калмаган шул. Әтисенең данлы эшен ул уңышлы төстә дәвам иттерә. Алмазның да әле әтисе кебек, хуҗалыкны гына түгел, районны данга күмәр чагы алда диясе кала. Ышанычны акларына өмет зур аның.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев