Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әти-әни эшен үз итеп

Бала иң яхшы тәрбияне гаиләдә ала, дип хак әйтә халык.

Бүген авыл хуҗалыгы производствосында эшләүчеләрнең күбесе әти-әниләре, абый-апалары үрнәгендә хезмәт куялар. Берничә ел элек Каз.Чаллы авылы янәшәсендә ачылган "Слобода" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә андый эш сөюче хезмәткәрләр күп. Агрофирма директоры Фәнис Садыйков бар гомерен терлекчелеккә багышлаган хезмәткәр белән якыннанрак таныштыру максатыннан безне коллективына чакырды.
Берничә ел элек кенә оешуына карамастан, бу коллектив үзара дус, тату яшәве белән мактаулы. Алар гаилә бәйрәмнәрен, туган көннәрне бергәләшеп билгеләп үтүне матур гадәткә керткәннәр. Әле менә бу юлы да агрофирма оешкан беренче көннән башлап хезмәт куючы Мария Григорьевна Токранованы 50 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Коллектив уңганы бу олы хөрмәткә лаек билгеле. Ул бар гомерен диярлек туган төбәгендә үткәргән. Туган авылы Иванайдан Котлы Бөкәш урта мәктәбенә йөреп 8 нче сыйныфны тәмамлагач, кыз әнисе, апалары үрнәгендә фермага эшкә килә. Ул елларда эш һәм яшәү шартлары бүгенге кебек уңайлы булмаса да, зарлану-сыкрануны белми. Тәүге мәртәбә фермага аяк баскан яшь кызны бай тәҗрибәле терлекчеләр Мария Михайлова, Пелагея Емельянова, Александра Лукина беренче көннән үк үз игътибарларына алып, эш алымнарына өйрәтәләр. Остазлары янәшәсендә ул кыска гына вакыт эчендә мактаулы савымчыга әйләнә. Көненә 17 шәр баш сыерны кул белән савып матур күрсәткечләргә ирешә. Билгеле инде, әтисе Григорий дәдәй белән әнисе Анна түти дә кызларының бу уңышларына чиксез куана. Сөенмәслек тә түгел бит, ишле гаиләдә тәрбияләнгән кызларының исемен һәр җыелышта мактап телгә алалар. Бүген дә әле ул тырыш хезмәтен дәвам иттерә. Айдан-айга җиңүчеләр рәтендә мактала. Әле дә хәтерендә, нәкъ шушы биналарның берсендә яшьлек елларында ул комсомол яшьләр бригадасы составында мактаулы савымчы булып җитешкән иде. Бүген дә сер бирми терлекче. Бер үзенә ул 900 баштан артык дуңгыз карап, һәркайсыннан югары артым алуга ирешә. Болар бар да үзенә йөкләнгән эшне күңелен биреп башкару нәтиҗәсе.
-Эш шартларыбыз яхшы, без бу хакта элек күз алдына да китерә алмый идек. Барысы да чиста, тәртиптә. Гади хезмәт кешесе өчен кайгыртучанлык сизелә. Эш сәгате тәмамлангач, душка кереп чистарынып чыгабыз. Махсус транспорт белән өебезгә юл тотабыз. Барысы да заманча оештырылган, завод-фабрикалардан бер дә ким түгел,-ди хезмәт алдынгысы Мария Токранова.
Производствода гына түгел, авылда да бу гаилә бүген күпләргә үрнәк булып тора. Аның тормыш иптәше Иван да бар гомерен игенчелеккә багышлаган механизатор. Дус, матур гаилә тормышында алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесен инде башлы-күзле иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X