Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Таһир һәр эшкә маһир

Яңа Арыш авылы ферма мөдире Таһир Имамиевның туган авылында хезмәт юлын башлавына 40 ел тулды. Буа авыл хуҗалыгы уку йортын тәмамлаган дипломлы белгечне хуҗалык җитәкчеләре артта сөйрәлгән бригадага җитәкче итеп билгелиләр. Биредә ул 25 ел дәвамында хезмәт куя , алай гына да түгел, бригада язгы кыр эшләре, терлек азыгы хәзерләү,...

Яңа Арыш авылы ферма мөдире Таһир Имамиевның туган авылында хезмәт юлын башлавына 40 ел тулды.
Буа авыл хуҗалыгы уку йортын тәмамлаган дипломлы белгечне хуҗалык җитәкчеләре артта сөйрәлгән бригадага җитәкче итеп билгелиләр. Биредә ул 25 ел дәвамында хезмәт куя , алай гына да түгел, бригада язгы кыр эшләре, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю кебек җаваплы кампанияләрдә беренчеләр сафына баса. Район күләмендә мактала башлый. Соңрак ул үзен үзен белгечлеге буенча фермага күчерүләрен сорый. Менә ферма җитәкләвенә дә инде 15 ел тула. Биш ел лаеклы ялда булуына карамастан, һәркөнне иртә таңнан фермага ашыга ул. Ул җитәкләгән коллектив һәр көнне хәзерләүчеләргә 6,5 тонна яхшы сыйфатлы продукция озата. Моның асылында терлекләрнең баш санын арттыру, көтүне яңарту, яхшы нәселле таналар төркеме туплау кебек тынгысыз эшләр ята. Ә Таһир бу эшләрнең үзәгендә кайный.
-Җитәкчеләребез эшебезне тикшереп, булышып торгач тагын да тырышыбрак эшлисе килә. Соңгы вакытларда терлекчеләребезнең хезмәт хакы да күтәрелде. Аларның тормыш хәлләрен яхшыртүга да көннән-көн зур игътибар бирелә,-ди ферма мөдире. Бу коллектив быелгы кышлатуны да уңышлы алып бара, район күләмендә әйдәүчеләр рәтендә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев