Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Сәрия Гыйлемҗанова: күпме авыруны үлем тырнагыннан йолып алган ул

Каршы искән җилне дә тоймый йөгерде ул. Бит, борын очларын чеметтергән, кар бөртекләрен очырган суыкны да сизмәде. Шул йөгерек адымнары белән Миңсара апалар өенә килеп керде.

Тиз генә кулын җылымса су белән чылатып алды да авыруга иелде. Инсульт! Котылгысыз чир артына үлем яшеренгәнлеген шул мизгелдә сиземләде ул. Хәзер үк район хастаханәсенә илтмәсәң соңга калулары көн кебек ачык иде.
"Вакытында килеп җиткәнсез",-диде хастаханә табиблары, аларны каршылап. Минсара апа карашында яшәү чаткылары күргәч кенә кайтыр юлга кузгалды Сәрия.
Ул вакыттан инде дистәләгән еллар узды. Юлсубино авылы фельдшеры Сәрия Гыйлемҗанованың шушы еллар эчендә күпме авыруны үлем тырнагыннан йолып калганы булды, күпме өзелгән өметләргә гомер ялгады ул. Авылдашлары аңа бик рәхмәтлеләр.
Түбән Тегермәнлектән Балтач авылына килен булып төшкәненә дә төгәл 28 ел. Ачык йөзле, эшкә уңган кызны төп йорттагы кайнанасы Зәйтүнә апа белән Хөсәен ага гына түгел, авыл халкы да тиз яратып өлгерде. Ире Әхмәт белән тигезлектә ике кыз үстерделәр, инде онык сөяләр. Шуңа да үзен бик бәхетлегә саный ул.
-Бүгенге көнемә шөкерана кылып яшим,-дип эчкерсез елмая үзе. -Эшләү дәверендә нинди генә хәлләргә юлыксам да Аллаһы Тәгалә барысын да уң итте. Авылда ике хатын-кызны өйдә бәбиләтергә дә туры килгәне булды. Тупырдашып үстеләр. Әнә шулай кендекче әби дә булып куйдым әле.
Йөзеннән нур сибелә аның. Сөйләшә-сөйләшә үтелгән елларны гына түгел, бүгенгесен дә барлыйбыз.
-Бүгенге көндә авылдагы 484 кешегә медицина хезмәте күрсәтәм. Быел ике бала дөньяга килде. Монысы да үзенә күрә олы бер шатлык. Өлкән яшьтәгеләр шактый. Аларга аеруча игътибар кирәк. Чакыруларга күп йөрергә туры килсә дә үземнең кешеләргә файдалы, саваплы эш эшли алуыма куанып яшим.
Хезмәте белән кылынган игелекле эш, күрсәткечләрдә дә чагылыш тапкан. Ул җитәкләгән медицина пункты 2010 елда район фельдшер-акушерлык пунктлары буенча беренче урынны алса, быел тагын шул биеклеккә менгәннәр. Диспансеризация буенча да алдынгылыкта алар..
Тынгысыз, җаваплы хезмәтендә әнә шулай уңышлар яулый Сәрия. Һаман да элеккечә салкын кар-буранны да, көзге җилләрне дә сизми йөгерә-йөгерө авырулар янына ашыга ул. Аның әле тагын бик күпләргә изгелек кыласы, ярдәм кулы сузасы бар.
Фәрвәз Каюмова.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев