Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Шомбыт элемтәчесе

Күптән түгел Казан шәһәрендә Идел буе федераль округы почта элемтә бүлеге тармагы хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкларын билгеләп "2012 елның иң яхшы почта элемтәсе башлыгы" исеменә Бөтенрәсәй конкурсы булды. Анда Шомбыт элемтә бүлеге башлыгы Әнисә Гыйззәтуллина икенче урынны яулады.

Сүз дә юк, зур җиңү һәм олы уңышлар өчен көрәштә Россиянең 14 регионы арасыннан 27 почта элемтә бүлеге башлыклары көрәше җиңел үтмәгәндер. Әнисә анда катнашу өчен иң элек республикакүләм конкурста җиңүче булган иде (без ул хакта газета укучыларыбызга хәбәр иттек инде) һәм менә яңа җиңфү. Конкурс җиңел булмады. Анда катнашучылар видеопрезентация белән өй эшләре алдылар. Ул катнашучының визит карточкасы һәм шулай ук теоретик белемен ачыклау булып хезмәт итте. Кагыйдәләр, почта элемтәсе хезмәте һәм ниһаять практик эшләр, шул исәптән посылка, бандерольләр җибәрү, заказлы хатлар һәм башкалар. Конкурсны оештыручылар бик катлаулы сораулар әзерләгән иде. Анда хәтта капризлы клиентларның таләбен канәгатьләндерү дә каралган. Әнисә Гыйззәтуллина барлык биремнәрне зур осталык белән үтәде. Кызганыч, жюри әгъзалары аңа беренче урынны бирмәделәр. Икенче урын да начар түгел. Киләчәктә ул пьедестальның иң югары баскычына күтәрелер дип ышанабыз.
Рәсемдә: Әнисә Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс работнкиов почтовой связи