Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Әшнәкләргә әшнә буласы килеп китте...

Әшнәк авыл җирлеге Сабан туе быел да "күчтәнәчләргә" шактый бай булды һәм тамаша кылучылар күңелендә җылы хисләр калдырды.

Халык актив катнаша торган мондый олы бәйрәмнәрне химаячеләрсез күз алдына да китереп булмый. Бу яктан соңгы елларда әшнәклеләр канәгатьләрдер диеп уйлыйм. Төбәктән чыккан эшмәкәрләр Нурсил Мифтахов һәм Равил Әхмәтҗанов, Олы Әшнәк җирләре арендаторы Евгений Лылов матди яктан йөкнең шактый саллы өлешен үзләренә теләп алалар. Моннан тыш та авылдашлары Рәсим һәм Рәүф Җамалиевлар, Хәмит Идрисов, Илфат Хөснетдинов, Наил Сәлахетдинов, Наил Гыйззәтов, Рафис Бикмуллин, Рафаэль Галиев, Бинура Гыйззәтова, Рашат Хәсәнов һәм тагын бик күпләргә, шулар янәшәсендә Александр Романов, Мөдәрис Гаянов, Петр һәм Николай Басаркин кебек дистәләгән мәрхәмәтле, "юмарт" кунаклар адресына да бары тик җылы рәхмәт сүзләрен генә ирештерәсе килә. Сабантуй батырына шаккатырлык олы тәкәне бүләк иткән "Әшнәк" хуҗалыгы җитәкчесе И.Закировка ничек инде: "Афәрин!"-димисең?! Балалар көрәшенә дә тәкә куелган иде. Монысы шушы төбәк егете Рәис Шәйхетдинов бүләге. Рәис исә үзе дә ат чабышында беренче килеп микродулкынлы мичкә лаек булды.
Көрәш дигәннән, аны өч группада уздырдылар әшнәклеләр. Кунаклар, шушы җирлек көрәшчеләре һәм яшүсмер-балалар. Һәр өч группада җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тиде. Гадәләтпәрвәр хөкемдарлар Җәүдәт Гарипов белән Масловкадан махсус чакырылган Нәгыймулла Нәфигуллин гаделсезлеккә бернинди урын калдырмадылар.
Авыл көрәшчеләре арасында тәкә Ринас Гарипов иңнәренә менеп утырса, кунаклар арасында беренче урынга дигән төсле телевизорны Балык бистәсе егете Азат Бәдретдинов алып кайтып китте. Укучы балалар өчен тәгаенләнгән тәкәгә Балык бистәсеннән Инсаф Мөхәммәтҗанов лаек булды.
Бу көнне җирлекнең 94 яшьлек иң өлкәне - Хәдичә әбине, 50 һәм 55 ел бергә яшәүче алты парны да авылдашлары мәйдан уртасында зурлап билгеләп үттеләр, аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Бәйрәмне кояшлы җырчы Нурзадә, "Татар моңы" сандугачы Мәксуд Юлдашев һәм Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов бизәделәр. Хәер, Әшнәк халкы үзе дә бик актив, җырга-моңга, биюгә талантлы халык. Нинди генә уен-тамаша булмасын, әби-бабасыннан алып тәпи басканына чаклы катнаштылар. Бәйрәмнең олпат кунагы, аксакал язучы якташыбыз Вакыйф ага Нуруллин да: «Менә Сабантуй бу ичмасам, егетләр, рәхәтләнеп ял иттем, авыл рухы белән яшәдем, булдыклы егет-кызлар өчен куанып утырдым. Шәп әзерләнгәннәр, иң мөһиме, халык бик канәгать»,-дип юкка гына югары бәһасен бирмәгәндер. Бу урында барысы өчен җан атып йөргән Әшнәк авыл җирлеге Советы башлыгы Фәрит Закиров һәм аның "командасына" да "олы бишле" билгесе куярга кирәктер шәт! Бәйрәм уңышлы үтте, инде әшнәклеләрнең һәр тарафтагы эшләре дә уң һәм уңышлы булса иде, диясе генә кала!

Рәсемдә: авыл батыры Р.Гарипов шушы тәкәне бүләк иткән И.Закиров янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: батыр сабантуев