Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Шәфкать туташы

Район үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көнне күкрәгенә бик күп медальләр таккан тыйнак кына утыручы олы яшьтәге бер ханымга күзем төште. Балыкбистәлеләргә таныш булмаган бу сугыш ветераны Сәхипҗамал Җамалетдин кызы Габдрахманованың фронтовиклар арасында утырырга тулы хакы булганлыгына аның белән очрашып сөйләшкәч янә бер тапкыр инандым.

Ул дәһшәтле сугыш кырында снарядлар ярылып, пулялар сызгыруын ишетмәсә дә, Бөек Җиңү хакына үзеннән шактый зур өлеш керткән. Сугыш башыннан ахырына кадәр ул хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Авыр җәрәхәтләнеп кайткан солдатларны дәвалап кабат сафка бастыруда, ышанычсыз, авыр хәлдәгеләр күңелендә киләчәккә өмет уятырга булыша. Шуңа фронтовиклар аны үз сеңелләре кебек якын күрәләр.
Саба районының Чүриле хастаханәсе сугыш чорында тимер юл станциясе якын булганлыктан, хәрби госпиталь итеп үзгәртелә. Сәхипҗамал сугыш башланыр алдыннан Алабуга медицина училищесын тәмамлагач бирегә эшкә билгеләнә. Яп-яшь кыз баланың ул вакытта авыр сугыш чорында күргәннәрен, кичерешләрен күзаллавы да кыен хәзер. Җимерелгән язмышлар һәм үлем белән тартышу мизгелләрен ул мәңге оныта алмый. Чит кеше кичерешләрен йөрәге аша үткәрергә бик авыр була аңа. Чөнки яралы солдатларны аякка бастыруда оста куллы хирурглар гына түгел, кайгыртучан, йомшак күңелле шәфкать туташлары да зур хезмәт куйганнар. Сәхипҗамал апа Габдрахманова сугыштан соң да шушы хастаханәдә 13 ел дәвамында хирургия бүлегендә эшли. Фронтовикка тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген аларның оныклары, оныкчыклары үсеп килә. Соңгы 6 елда ветеран районыбыз үзәгендә кызы Фәридә тәрбиясендә яши.Ни дисәң дә, 92 яшен тутыра ул. Бәхетле картлык кичерергә чыннан да лаеклы ветеран.

Рәсемдә: Сәхипҗамал Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наши ветераны