Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Сөенечләр җанны җылыта

«Җанның җаннан аерылуы туу булыр-Яшәү яшене!» (Равил Фәйзуллин.) ...Биләүдә яткан нарасыйдан беравык карашымны ала алмадым. Яңа гына дөньяга килгән, иреннәре белән нидер эзләгән, зәңгәр күзләрен бер ачып, янәдән татлы йокыга талган сабыйдан да матуррак беркем юк иде бу минутларда. -Бүген, бер сәгать элек кенә, туды әле ул. Ә монысы кичәдән...

«Җанның җаннан аерылуы
туу булыр-Яшәү яшене!»
(Равил Фәйзуллин.)
...Биләүдә яткан нарасыйдан беравык карашымны ала алмадым. Яңа гына дөньяга килгән, иреннәре белән нидер эзләгән, зәңгәр күзләрен бер ачып, янәдән татлы йокыга талган сабыйдан да матуррак беркем юк иде бу минутларда.
-Бүген, бер сәгать элек кенә, туды әле ул. Ә монысы кичәдән бирле тирә-юньне "күзли",-ди, район бала тудыру йорты акушеркасы Әлфинур Шәмиева, янәшә яткан сабыйлар белән "таныштырып". -Аллага шөкер, барысы да сау-сәламәтләр.
Барысы да диюе, әниләрен дә күзаллап әйтүе шәфкать туташының. Бу көннәрдә Марина Николаеваның (Балык бистәсеннән) икенчегә улы туса, Котлы Бөкәштән Әлфия Хәмидуллина әле яңа гына әни булу бәхетенә ирешкән. Тупырдап торган сабыйлар Яңа ел алдыннан әнә шулай сөенеч белән гаиләне ишәйткәннәр.
Бала тудыру йортын изге йортка тиңләрлек. Күңелдәге иң мөкатдәс хис-Ана булуның әйтеп бетерә алмаслык бәхет икәнен дә иң әүвәл шушында тоясың. Биредәге иркен бүлмәләрнең һәркайсына, әйтерсең лә, хатын-кыз күңелендәге сөенечле нурлар сибелгән: яктылыгы, җылылыгы җанга үтәрлек.
-Иң беренче чиратта, әлбәттә, сәламәтлек. Ә инде уңайлыкларга килгәндә, бездә әниләр өчен дә, сабыйлар өчен дә бөтен уңай шартлар бар, шуңа күрә без әниләрне озатканда яңадан безгә килегез дип калабыз,-ди ярым шаярту белән шәфкать туташы Ләлә Кәримуллина. Аның сабый биләвен алыштыргандагы җитезлеген, бала белән сөйләшә-сөйләшә эшләвен сокланып күзәтәм.
Чынлыкта да ана белән бала һәрдаим күзәтү астында. Табибә Татьяна Братцева кул астында эшләүче акушеркалар Әлфинур Шәмиева, Наилә Галләмова, Роза Сөнгатуллина, Надежда Галямова, Наташа Младшиналарның һәркайсы олы тәҗрибәгә ия, медицина өлкәсендәге хезмәт стажлары 30 еллар белән исәпләнә. Шәфкать туташлары Ләлә Кәримуллина, Людмила Кузнецова, Эльвира Җәләловалар исә табиб-неонатолог Руфинә Һидоятова белән берлектә хезмәт куялар.
Ирексездән, әниемнең: "Бала тапканда хатын-кызның кырык кылы өзелер чиккә җитәр", дигән сүзләре исемә төште. Тулгак газапларын үтеп, сират күперен кичкән аналарның исән-имин котылуы, кулларына сау-сәламәт бала алуында ак халатлы шәфкать ияләренең дә фидкарьлеге тиңдәшсез.
Быел район бала тудыру йортында 86 малай, 84 кыз бала аваз салган. Димәк, шул кадәр гаиләгә сабыйлар белән бергә шатлык-бәхет тә кайткан. Бу бәхетләрдә район бала тудыру йорты хезмәткәрләренең дә хезмәт өлеше бар. Ә без Яңа елга керер алдыннан һәрбер анага йөрәктәге изге теләкләребезне җиткерәбез: "Сабыйлар күңеле иман нуры белән балкысын, тәүфыйклы, шәфкатьле, тигез канатта яшәргә насыйп булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев