Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

"РусРемСтрой" оешмасы хезмәткәрләре күркәм эшләре белән танылырга өлгергәннәр

Районыбыз юл төзүчеләре рәтенә Казан шәһәренең "РусРемСтрой" оешмасы хезмәткәрләре дә халкыбыз арасында күркәм эшләре белән танылырга өлгерде

Руслан Зарипов җитәкләгән бу оешма районыбыз биләмәсендә берничә ел инде күләмле һәм сыйфатлы эшләре белән халык ихтирмын яуларга өлгерде. Алар елның-елында район үзәгендә һәм авыл җирләрендә күп чакрымнарга сузылган юл төзелешендә катнаша. Бу елны да алар уңышлы тәмамладылар. Балык бистәсендә 5 урамга 2 километрдан артык арага асфальт җәйделәр, моннан тыш район үзәгенең 7 урамына 2,5 километрда вак таш түшәп күпләрне юлсызлык бәласыннан коткардылар. Барыннан да бигрәк, мөгаен, аларның тырыш хезмәтенә авыл кешеләре нык сөенгәндер. Чөнки, әлеге юл төзүчеләр Корноухово, Мель Починок, Күгәрчен, Югары Мәшләк, Бирдебәк авыллары урамнарына барасы 3 километрга якын арага вак таш җәеп халыкны куандырды.

Идрис Аметов.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев