Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рөстәм Сәлахетдинов: Тормышта гади генә, мәгънәле итеп яшисем килә

Күңелемдә бик күп популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанованың шигъри юллары тантана итә.

Әле генә таң сызылган иде,

Инде кояш байый офыкта

Таулар менеп, таулар төшәсе бар

Гомер дигән кыска вакытта.

Әйе шул, кеше мосафир ролендә үзенең җирдәге юлын сыза, гомер йомгагын йөрәге, табигате ничек куша, шулай сүтә.

Сүзем Олы Әшнәк авылында яшәүче Рөстәм Сәлахетдинов турында. Ул тумышы белән Кече Әшнәк авылыннан. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Лаеш совхоз техникумында бухгалтерлык һөнәрен үзләштерә. Совет армиясе сафларында хезмәт итә, туган ил алдындагы изге бурычын үти. Чит илләр матур булса да, туган якның әремнәрен сагынып кайта ул. Яшь белгечне колхоз бухгалтериясенә эшкә билгелиләр. Югары белем алу теләге белән Казан дәүләт финанс институтын читтән торып белем ала. Мәктәп елларыннан күзатып йөргән сыйныфташы Резидә белән гаилә корып җибәрәләр. Ул көннәрдән бирле күпме вакыт үткән, күпме сулар аккан.

Бу язманы тулысынча газетаның алдагы саннарында укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X