Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Үрнәк өлге

Хуҗалыкларда инде урып-җыю эшләре дә якынлаша. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре Хәлил Әшрәпов, Вәкил Хаҗиев һәм Зөфәр Әхтәмов составындагы рейд бригадасы урыннарда әзерлек барышы белән танышып кайтты.

"Кама" агрофирмасының машина-трактор паркында кызу эш кайный. Бер төркем механизаторлар "яшел урак"та катнашучы комбайн тирәсендә чуалалар. Район күләмендә иң күп терлекләр биредә булганлыктан алар бар көчләрен куеп терлек азыгы хәзерлиләр. Әйтүләренә караганда, урып-җыюга әзерлек тә көйле бара. Ашлык суктыруда барысы 6 комбайн эшләячәк. Аларның һәркайсы диярлек эшкә әзер. Механизаторлар белән дә комплектланганнар. Дөрес, вак-төяк кенә җитешсезлекләр һәркайда очрый. Якын көннәрдә аларны төзәтеп чыгарга вәгъдә иттеләр. Башка еллардагы кебек урып-җыю эшләренә монда быел да беренчеләрдән булып керешүләренә шик юк.
"Масловский" акционерлык җәмгыятендә дә "кыр кораб"лары тезелгән мәйданчыкта ремонт эшләре алып баралар. Хуҗалыкның баш инженеры Габделхак Касыймовның әйтүенә караганда комбайннарның әзерлеге яхшы, җитди кимчелекләр юк. Барысына да диярлек механизаторлар беркетелгән. Һәркайсы бай тәҗрибәлеләр. Шуңа кызу урып-җыю чорында ватылып уңайсыз хәлдә калмаячакларына ышаныч зур.
"Азык-төлек корпорациясе"ндә дә терлек азыгы хәзерләү белән бергә урып-җыю эшләренә әзерлеккә дә зур игътибар бирәләр. Быел биредә уракта 5 комбайн катнашачак икән. Аның 2 се "Акрос", 3 се "Дон" комбайннары. Һәркайсына да ышанычлы механизаторларны беркеткәннәр. Белгечләрнең әйтүләренә караганда, инде игенчеләр белән техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча сөйләшүләр, әңгәмәләр үткәрелгән. Яңаарышлылар һәр елдагы кебек быел да урып-җыюга әзерлекне тиешле югарылыкта алып баралар.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Түбән Тегермәнлек авылы комбайнчысы
Расих Габитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев