Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рәмзия зур хөрмәткә ия

-Безнең авылда район газетасына язылмаган кеше юктыр,-дип каршылады безне Масловка авылы элемтә бүлеге башлыгы Зилә Касыймова Биредә алар икәү авыл халкына хезмәт күрсәтәләр икән. Зиләнең хезмәттәше Рәмзия 20 ел инде авыл халкын газета-журнал, хат таратып сөендерә. Элек ул авыл җирлегендә эшләгән район саклык банкы филиалында хезмәт куйган. Анда штат кыскартыла...

-Безнең авылда район газетасына язылмаган кеше юктыр,-дип каршылады безне Масловка авылы элемтә бүлеге башлыгы Зилә Касыймова
Биредә алар икәү авыл халкына хезмәт күрсәтәләр икән. Зиләнең хезмәттәше Рәмзия 20 ел инде авыл халкын газета-журнал, хат таратып сөендерә. Элек ул авыл җирлегендә эшләгән район саклык банкы филиалында хезмәт куйган. Анда штат кыскартыла башлагач, авылдашлары арасында бик тиз абруй казанган, һәркемгә ачык йөз, тәмле тел белән эндәшүче бу хезмәткәрне элемтә бүлеге башлыгы үз янына эшкә чакыра. Шул көннән бирле алар бер-берсен ярты сүздән аңлап авыл халкына элемтә хезмәте күрсәтәләр. Шуның уңай йогынтысы буларак, Масловка элемтә бүлеге үзенә җиткерелгән барлык төр планнарны да уңышлы үти. Ә исәпләп карасаң эшләре бик күп аларның. Бу көннәрдә бигрәк тә матбугатка язылу бара. Авыл халкына газет-журналлар тарату белән бергә үз әбүнәчеләренә сәүдә хезмәте дә күрсәтәләр алар. Авыл кешеләреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне соңарусыз кабул итәләр. Матбугатка язылу кебек киеренке чорда да икәүләшеп, үзара аңлашып хезмәт куялар. Хат ташучы Рәмзия Вылчуның әйтүенә караганда, авылда һәркем матбугатка теләп языла. Хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре, укытучылар, дистәләгән төрдә газет-журналлар алдыралар,-ди ул. Хәер, гади авыл кешеләре дә алардан калышмый хәзер. Әйтүләренә караганда, әнә, Раилә Кашапова, Гөлназ Гыймадиева, Ольга Кибякова кебек хезмәт кешеләре һәркайсы дистәләгән газетага язылганнар. Без булган көнне дә биредә әллә ничаклы кеше килеп киләсе ел өчен үзләренә якын басманы рәсмиләштерделәр. Ул арада район үзәгеннән килгән бик күп газет-журналларны олы сумкасына тутырып хат ташучы Рәмзия авыл урамы буйлап юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев