Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рәлифкә бүген алмаш юк

Рәлиф Гарипов 23 нче елын инде Урахча авылында урып-җыюда катнаша һәм елның-елында диярлек җиңүче булып чыга.

Күгәрчен авылында гомерләрен терлекчелектә үткәргән Марс абзый белән хуҗалыкның бер эшеннән дә калмыйча эшләгән Әлфия апаның балаларына да яхшы хезмәт тәрбиясе бирүләренә сокланырлык. Чөнки һәркайсы әти-әниләре кебек хуҗалыкта чыныгу алып эшләп үстеләр. Бәлки шуңададыр, алар кайберәүләр кебек читкә китмичә үз туган төбәкләрендә эшкә калды.Элек-электән авыл хуҗалыгы машиналары белән кызыксынып өлкәннәргә булышып үскән Рәлиф мәктәпне тәмамлагач Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ә аннан соң ул эшче көчләргә зур мохтаҗлык кичергән күрше Урахча авылына күченә. Яшь белгеч һичбер карышуны белмичә, эштән курыкмыйча кая кушсалар шунда эшли. Һәр эшне күңелен биреп, тырышлыгын куеп башкара. Әнә шуңа хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл кешеләре арасында тиз арада зур хөрмәт яулауга ирешә ул.
-Рәлиф бездә иң тәҗрибәле һәм алдынгы механизатор. Ул ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый. Яз-кыш айларында МТЗ-80 тракторында эшләсә, көзен "Нива" комбайнына утыра. Быел да уракта сынатмаска аның исәбе. Чөнки "кыр корабын" инде күптән эшкә әзерләп куйды,-ди хуҗалыкның баш инженеры Рафаэль Шаһиев. Быелгы уракта ул хезмәттәше, тәҗрибәле комбайнчы Михаил Фурутин белән ярышып эшләргә исәп итә.
Гариповлар гаиләсе авылда да мактаулы бүген. Чын авыл тормышы, үзләренең тырыш хезмәтләрен куеп яшиләр алар. Һәрбер авыл кешесе кебек тормыш иптәше Ольга да үзенә охшаган, өлгер, тырыш. Шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асраудан тыш әле социаль хезмәткәр буларак, өлкән яшьтәге ветераннарга да хезмәт күрсәтә икән. Гаиләләре авылда күпләргә үрнәк бүген.

Рәсемдә: Рәлиф Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев