Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рәхмәтле адымнарда

Полянка авылында Фирая Миннехан кызы Ситдыйковага йомышы төшмәгән кеше юктыр мөгаен. Әйтергә генә җиңел, менә 26 ел шушы авыл җирлегендә хезмәт итә икән ул. Башта баш бухгалтер булып эшләгән, хәзер сәркатип вазыйфаларын башкара, җәмәгать эшләреннән дә читләшми. Күп еллар сайлау комиссиясе рәисе булып тора. "Авыл җирлеге буенча документ-кәгазь эшләрен алып...

Полянка авылында Фирая Миннехан кызы Ситдыйковага йомышы төшмәгән кеше юктыр мөгаен. Әйтергә генә җиңел, менә 26 ел шушы авыл җирлегендә хезмәт итә икән ул. Башта баш бухгалтер булып эшләгән, хәзер сәркатип вазыйфаларын башкара, җәмәгать эшләреннән дә читләшми. Күп еллар сайлау комиссиясе рәисе булып тора. "Авыл җирлеге буенча документ-кәгазь эшләрен алып бару аның җилкәсендә инде. Үз бурычларын бик төгәл, пөхтә башкара ул. Халык белән дә аңлашып, уртак тел табып эшли белә",-ди авыл җирлеге башлыгы Хәмәтгазиз Хашимов. Кыскасы, эш мәшәкате чиктән ашкан. Без әңгәмә корып утырганда гына да 3-4 кеше гозер-йомыш белән керделәр. Берсенә шәхси ярдәмче хуҗалыгын тернәкләндерү өчен ташламалы кредит алырга белешмәләр кирәк, икенчесе җир-мөлкәт мәсьәләләре буенча әнисе исеменнән эш йөртү өчен ышаныч кәгазе рәсмиләштереп алды, өченчесенә тагын ниндидер белешмәләр, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә кирәк булган. Һәр авылдашын якты йөз белән каршылады Фирая ханым, кирәкле белешмә-документлар тутырган арада гаилә хәлләрен сорашырга да өлгерде, Полянкада яшәүче 800 дән артык кешенең һәрберсен белә, олысын-кечесен таный ул. Гаиләләрдә аңлашылмаучанлык, низаг килеп чыкса да киңәш-табыш сорап килүчеләр бар икән авыл җирлеге советына. Аның төпле киңәш бирүенә ышаналар инде.

(Тулырак язманы газетабызда укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев