Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Рәхмәт сиңа, Сайха апа!

Җир йөзендә иң кадерле, хөрмәткә лаек һөнәр-укытучы һөнәредер, мөгаен. Кеше кайда гына хезмәт итмәсен, аларның барысын да укытучы укыткан, хәреф танырга, санарга өйрәткән. Мин гомерем буена укытучыларга хөрмәт белән карадым, укытучылар минем өчен әти-әнидән кала ихтирамга лаек кешеләр. 1948 елны Юлсубино җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Ул вакытта балалар...

Җир йөзендә иң кадерле, хөрмәткә лаек һөнәр-укытучы һөнәредер, мөгаен. Кеше кайда гына хезмәт итмәсен, аларның барысын да укытучы укыткан, хәреф танырга, санарга өйрәткән.
Мин гомерем буена укытучыларга хөрмәт белән карадым, укытучылар минем өчен әти-әнидән кала ихтирамга лаек кешеләр. 1948 елны Юлсубино җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Ул вакытта балалар бик күп иде. Безне-25 ләп баланы Сайха апа Сафина каршы алды, берәм-берәм барыбызны да парталарга утыртты һәм 4 ел буе шул партада утырып укыдым. Сайха апа безнең өчен икенче әни иде. Берәр тәртип бозу, урынсыз шаяру булса, Сайха апага әйтәм, дия идем. Сайха апа бигрәк тә балаларның чисталыгына игътибар бирде. Сугыштан соң безнең киемнәребез дә әллә ничә ямаулы, аякта күбебезнең чабата булды. Киемегез ямаулы булсын, ләкин чиста булсын дия иде ул. Атна башында, беренче уку көнне дәрес башланганчы Сайха апа безне тикшереп чыга. Ике кулны да партага куябыз, тырнакларны тикшерә, берәр малайның чәче җиткән икән иртәгә алдырып килергә, кызлар чәчен әйбәтләп тарап үрмәгән булса тыныч кына кисәтү ясый. Мәктәптә шуңа күрә иң тәртипле класс Сайха апаныкы булды. Яз-көз айларында мәктәп янындагы судан ерып чыгарлык түгел. Ә ул безне-чабаталыларны берәм-берәм күтәреп чыгара. 4 ел уку елында бер тәртип бозучы бала да булмады. Сайха апаның безне урманнарга экскурсиягә йөрткәне, без ач балаларны өеннән ипи алып килеп ашатканын да яхшы хәтерлим. Гомумән, ул безне тәртипле, әдәпле, кешеләргә игътибарлы, намуслы булырга өйрәтте. Хәзер инде без-ул вакыттагы балалар 70 тән уздык, күпләребез бу дөнья белән хушлашырга да өлгерде. Шуны ассызыклап әйтәсем килә, Сайха апада укыган балалар аңа кызыллык китермәделәр.
8 сентябрьдә Сайха апага 85 яшь тула. Бик зур рәхмәт сиңа, Сайха апа! Ходай саулыгыңны биреп, балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп озак, матур яшәргә язса иде.
Рәсемдә: Сайха Сафинаның бу юлларның авторы, укучысында сакланган фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X