Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Республикада иң яхшы

Күптән түгел «Иң яхшы почта элемтәсе хезмәткәре» республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстанның авыл почта элемтә бүлекчәләре арасында Шомбыт ОПС начальнигы Әнисә Гыйззәтуллина җиңүче булды.

Якташыбызның бу уңышы очраклы гына түгел инде. Бу җиңү артында күпьеллык намуслы, тырыш хезмәт, һөнәри тәҗрибә ята. Почта хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел, гади күренә. Чынлыкта ул кешедән зур һөнәри осталык, түземлек, югары әхлакый сыйфатлар таләп итә. Әнисә Хуҗа кызы күбрәк үзе турында түгел, ә хезмәттәшләре турында сөйләргә ярата. "Ягымлылык, игътибарлылык, компетентлык безнең һөнәр өчен иң мөһим сыйфатлар. Кешеләр почта бүлегенә аерым бер максат, үтенеч, теләк белән киләләр. Безнең бурыч аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, кирәк булганда клиентка киңәш бирү, кызыксындыру,-ди Әнисә Гыйззәтуллина. -Безнең Шомбыт почта бүлекчәсе 7 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Ә бу меңнәрчә кеше дигән сүз. Без халыкка 30 дан артык төрдә хезмәт күрсәтәбез. Коммуналь хезмәтләргә, ЮХИДИ штрафларына түләүләр кабул итәбез. Безнең аша кешеләр кредитларын кайтаралар. Авиа һәм тимер юл билетларына заказлар бирәләр. Авыл җирлекләрендә саклык банкы бүлекчәләрен бетерү сәбәпле, алар башкарган функцияләр тулысынча диярлек безгә күчте. 7 авылдагы 413 хуҗалыкка 5 хат ташучы хезмәт күрсәтә. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Розалия Осина, аның кызы Еленаны, Фәгыйлә Хәмидуллинаны, Гөлнур Ситдыйкованы, Роза Хәбибуллинаны авыл кешеләре һәрвакыт җылы каршылыйлар. Аларга бигрәк тә өлкәннәр шат инде. Чөнки хат ташучы алар белән берничә минут аралашырга да вакыт таба бит".
Әнисә Гыйззәтуллина 20 елдан артык Шомбыт элемтә бүлеге начальнигы булып эшли. Ул элемтә операторы белгечлеге алган. Әмма һөнәри әзерлек кенә җитми шул. Бу эштә кешелек сыйфатлары, җаваплылык, аралаша белү мөһим. Мондый һөнәри конкурста ул беренче тапкыр гына катнашкан әле.
-Әнисә Гыйззәтуллина безнең иң яхшы хезмәткәрләребезнең берсе. Ул җитәкли торган почта бүлекчәсе даими рәвештә планнарны арттырып үти. Бу бүлекчәдә югары культуралы хезмәт күрсәтәләр,-ди район почта элемтәсе бүлеге начальнигы И.Кәтиев. -Җитәкчедән дә күп нәрсә тора шул. Аның гаиләсе дә яхшы, хезмәт сөючән. Ире Габделбәр "Кулон"да шофер булып эшли. Өлкән уллары Рәсүл педагогия институтында белем ала. Кызлары Рәзинә мәктәпне тәмамлый. Хәзер Әнисә "Россия почтасы" Бөтенроссия конкурсына әзерләнә. Без аның башкалада да җиңеп кайтуын телибез.
Рәсемдә: Әнисә Гыйззәтуллина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев