Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Республика умартачылары бу көннәрдә бал суырталар

Кортларга быел җәй килешмәде, шуңа уңыш мактанырлык түгел.

Әлегә һәр оя умартадан, күп дигәндә, 35 кило бал чыга икән, узган ел исә бу күрсәткеч ике тапкыр диярлек югары булган. Былтыр республикада барлыгы 6,4 мең тонна бал җитештерелгән.

Дөрес, умартачылар сезон азагына бал артыр һәм узган елгы күләмгә җитәр дип өметләнәләр. Ә моның өчен шартлар бар: болын-кырларда культуралы үсемлекләр чәчәк ату дәвам итә, шуның өстенә көн һәм төн температурасы әкренләп тигезләшә, бу исә кортлар өчен бик уңайлы шарт санала.

Сүз уңаеннан. Казан базарларында балның өч литры 1400-1500 сум, районда балның өч литры 1200-1300гә да бар, 1000гә дә тауп була.

(http://www.tatyash.ru/).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев