Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Һәрдаим хезмәттә һәм олы хөрмәттә

Хуҗалыкның алдынгы тракторчысы Илфат Ногмановның быел Масловка авылына күченеп килүенә 25 ел тулды.

Баш белгеч Рәҗәб Бикчәнтәевнең әйтүенә караганда, үз эшен яратып башкаручыларның берсе икән ул. Шуңа ел әйләнәсе эштән бушамый. Бирегә килгәнче үк туган авылы Кече Әшнәктә хезмәт куйган Илфат. Яңа хуҗалыкта да сынатмый. Иртә яздан кыр эшләрендә катнаша башлый. Бу күркәм гадәтне күп еллардан бирле уңышлы дәвам иттерә ул. Җир дә эшкәртә, чәчү дә чәчә, терлек азыгы хәзерләү кебек җаваплы чорда да читтә калмый. Техниканы һәрчак карап, тәртиптә тотарга ярата. Үзенең МТЗ-80 тракторы белән кыш айларында эшләүдән туктамый. Елның-елында КУН-10 агрегаты белән маллар алдына рулонланган печән, салам төяп озата. Тырыш хезмәте белән егет хуҗалыкта мул уңыш үстерүдә дә, терлекчелек продуктлары җитештерүдә дә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Үз эшен белеп, яратып башкаруы өчен коллективта да зурлыйлар үзен.
Илфат Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев