Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Районда да аңа хөрмәт зур

Язмыш дигәнең кешене кайларда гына йөртми. Шушы көннәрдә генә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Кадрия Гатауллина да мөгаен, гомерен районыбызның Күгәрчен авылында үткәрермен дип башына да китермәгәндер.

Әтисе Гамил абзый белән әнисе Исламия апа тумышлары белән Чистай районыннан. Гаилә корып җибәргәч алар Иваново өлкәсенә күченеп киткәннәр. Менә шушы шахтер һәм тукучы гаиләсендә иң башта уллары, аннан соң кызлары Кадрия дөньяга килгән. Балаларына үз туган җирләрендә яхшы тәрбия биреп үстерү уе белән алар Чистай шәһәренә кайтып төпләнгәннәр. Мәктәпне тәмамлагач кыз кечкенәдән укытучы булырга хыялланса да, Казан педагогия институында эшләүче абыйсы аның уена каршы төшеп, сеңлесен исәп-хисап һөнәрен сайларга күндерә. Шулай итеп Кадрия Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Анда беренче көннән үк алар Күгәрчен авылы егете Илфак белән дуслашып китәләр. Укуларын тәмамлагач та элемтәне өзмиләр. Хәрби хезмәткә чакырылган Илфакны кыз үз сүзендә нык торып кайтканын көтә. Ә бу вакытта инде Кадрия шәһәрнең агач эшкәртү комбинатында баш бухгалтер урынбасары вазыйфасын башкара. 1978 елда алар Илфак белән гаилә корып Күгәрчен авылына кайталар. Илфак бу вакытта "Урахча" совхозында бухгалтер булып эшләп йөри. Кайнатасы Фатыйх абзый белән кайнанасы Хәсбиҗамал апа яшь киленне бик җылы каршылыйлар. Авылда үзенә эш тә әзерләп куялар. Шулай итеп Кадрия иминият агенты булып эшли башлый. Алар 3 елдан артык бергә яшәгәч, гомуми көч белән үз йорт-җирләрен корып башка чыгалар. Әлбәттә, Кадриягә бер дә таныш булмаган хезмәткә алынуы җиңел булмый. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә ул аның серләренә төшенә. Ул чорларда Котлы Бөкәш иминият бүлеге хезмәткәрләре арасында матур эш күрсәткечләре белән алдынгылыкны ала. Айдан-айга үзенә җиткерелгән планнарын үтәп сөендерә. Куанмаслык та түгел бит, халык саны буенча Котлы Бөкәштән бер дә ким булмаган авылда гына түгел, хәтта күрше Зәңгәр Күл халкына да яхшы хезмәт күрсәтә ул. Дөрес, күрше авылга барып, халыкны үгетләве бер дә җиңел булмый аңа. Ләкин елның-елында диярлек тормышта кабатланып торган бәхетсезлек, фаҗигаләрдә күргән зыянны вакытында кайтара алгач, авыл кешеләренең мөнәсәбәте дә нык үзгәрә. Әнә, дистә еллар элек бөтен районыбыз халкын тетрәндергән Зәңгәр Күл авылындагы янгында бер-бер артлы 5 йорт күмергә әйләнгән иде. Иминият агенты Кадрия Гатауллинаның тыңгысыз хезмәте, кайгыртучанлыгы белән аларның барысына да иминият акчалары бирелде һәм һәркайсы менә дигән яхшы йорт җиткезеп керделәр. Авыл кешеләре әле дә аның өчен аңа рәхмәтле. Үзенең 35 ел бу авыл җирлегендә эшләве дәверендә халыктан рәхмәт сүзләрен бик күп ишетергә туры килде аңа.
-Авыл кешеләре белән ихлас күңелдән аралашып, хәлләренә кереп ярдәм итәргә теләвемне үзләре дә бик тиз сизеп алалар. Һәр йортта алар мине үз туганнарыдай сөенеп каршы алалар. Күңелемнең фәкать изгеклектә булуын яхшы аңлыйлар алар,-ди Кадрия.
Әнә шулай авылдашларының олы ышанычын аклап коллективны иң мактаулы хезмәткәренә әйләнде ул. 6 ел элек "Росгосстрах"ның 85 еллык юбилее уңаеннан Мәскәү Кремлендә булган тантанада да Татарстан делегациясе составында катнашуы шул хакта сөйли.

Рәсемдә: Кадрия Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев